Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Кичә “Казан-Арена” стадионында "Киләчәк синең кулыңда" шигаре белән һөнәри осталык буенча WorldSkills 45нче дөнья чемпионаты ачылды

Тантанада Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев, WorldSkills президенты Саймон Бартли, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм башка кунаклар катнашты.«WorldSkills Kazan 2019» 56 компетенция буенча көч сынашырга 63 ил һәм регионнан 1300 дән артык катнашучы килгән.

Тамашачылар стадионда үз флаглары белән мәйдан тирәли үтүче 63 конкурсант ил делегатларын көчле алкышлар белән сәламләделәр. Мәртәбәле тантанага безнең районнан да балаларга һөнәри юнәлеш бирү буенча булдырылган «Саба балаһөнәр» кампаниясендә катнашкан һәм җәйге чорда укучыларны эш белән тәэмин иткән оешма-предприятие җиткәчеләре һәм төрле оешмалардан эшче һөнәр ияләре составындагы зур делегация барды.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев