Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Кичә Саба мәдәният йортында Укытучылар көненә багышлаган чара үтте.

Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрик итеп, мәгариф хезмәткәрләренә изге теләкләрен җиткерде.

Саба муниципаль районы башлыгы  Рәис Миңнеханов   һөнәри   бәйрәмнәре  белән тәбрик  итеп,  мәгариф хезмәткәрләренә изге теләкләрен  җиткерде.  Куйган тырыш  хезмәтләре  өчен рәхмәтен  белдерде.   “Сез, укытучылар, һәм белемле балаларыбыз безнең  иң олы байлыгыбыз. Белемне  сатып  алып  булмый.  Сез  изге  кешеләр,  төп вазифаларыгызны  үтәп, белемегезне киләчәк буыннарыбызга җиткерәсез.  Нәтиҗәләрегез,  аллага  шөкер,  киләчәк тә  дә алар шулай  яхшыга таба  үзгәрсеннәр.  Бердәм  булу  аркасында  тормыш куйган  ул мәсьәләләр  уңай чишелә. Хезмәтегезне сау-сәламәт булып  куярга  язсын, тырышкан  кеше  һәрвакыт  булдыра.  Президентыбызга,  аның  командасына, Дәүләт   Советына  зур  рәхмәт. Бюджетыбызның  50-60 проценты  мәгарифкә тотылуы да  күпне  сөйли. Моннан тыш  хөкүмәт өстәмә  күпме  чыгымнар өчен дә акча  кызганмый, Төзеп тә була,  ясап та була. Әмма белемле балалар булмаса,  яңа сабыйлар тумаса,  ул ил юк.  Аларны белем белән   сез баетасыз.  Куйган тырышлыкларыгыз,  яхшылыкларыгыз   үзегезгә  мең  белән  әйләнеп   кайтсын”,– диде Рәис Миңнеханов һәм яшь буынга белем- тәрбия бирү өлкәсендә озак еллар нәтиҗәле эшләгәннәрне Мактау грамотасы, Рәхмәт  хатлары белән бүләкләде. Аннары Бәйрәм тантанасын дәвам итеп сәхнә яшь җырчыларга – Рәшит Ваһапов фестивале лауреатлары Азат Абитов, Гөлсирин Абдуллина, Ранис Габбасов һәм Зәлиләгә бирелде. Бу хакта тулырак район газетасында  укырсыз. Автор фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев