Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Килдебәк авылында яшәүче Кәримуллиннар гаиләсенә «Мәхәббәт һәм тугрылык» медале тапшырылды [+фото]

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан һәр ел саен районыбызның бер үрнәк гаиләсенә «Мәхәббәт һәм тугрылык» медале тапшырыла.

Быел әлеге мәртәбәле бүләккә Килдебәк авылында яшәүче Зөлхиҗә һәм Миннемөхәмәт Кәримуллиннар лаек булды. 

Алар сынаулы елларны иңгә-иң куеп, шатлыкларны уртак итеп, бер-берсенә ныклы терәк, ышаныч булып 56 ел гомер кичерәләр.1966 елның салкын декабрь аенда йөрәкләрен кайнар мәхәббәт хисләре җылытып кавышкан булсалар, бүгенге көнгә кадәр әлеге җылыны саклап киләләр.

Миннемөхәмәт абый бәхетен ерактан эзләми, авылдашы гүзәл Зөлхиҗәне җигүле атларда үзенә яр итеп алып кайта. Берсеннән берсе тәүфыйклы биш бала – дүрт кыз, бер ул үстереп, бүген аларның һәрберсеннән игелек күреп, оныклар бәхетенә куанып яшәгән мәлләре. Зөлфирәләре – Олы Ныртыда, Гөлфирәләре – Кукмара районында, Гөлүсә, Ләйсән Килдебәктә яшиләр. Өлкәннәр уллары Зөлфәт гаиләсе белән зур, иркен, нурлы йортларының җылысын саклап гомер кичерәләр. Үзләре кебек үк уңган-булган, район үзәк хастаханәсендә шәфкать туташы булып эшләүче  Алиянең  килен булып килгәненә дә 16 ел гомер узып, өлкәннәрнең һәр сүзендә аны үз кызларыдай күрүләре чагыла.  Бүген Миннемөхәмәт абыйга – 82, Зөлхиҗә апага 79 яшь булса да, күзләр тимәсен, көчләреннән килгәнчә хуҗалыктагы эш белән кайнашалар,  төп йорттагы биш оныкны үстерешергә булышалар. Әби-бабайлы йорт үзгә ямьле, якты булса,  оныкларының алар янында бөтерелүе  тагын да нур, җылылык өсти. Барлыгы 12 онык, 1 оныкчыкның бик  кадерлеләре алар. «Әтиемне 1940 елда сборга дип алып киткәннәр, аннан сугыш башланган. Ул шуннан әйләнеп кайтмады. Мин аннан 4 айлык булып калганмын. Әтисез үсүне дә,  бертуганнарсыз булуның ни икәнен дә  беләм. Шуңа да балаларым ишле булуын, бер-берсенә терәк булып үсүләрен теләдем», – дип сөйли Миннемөхәмәт абый. Ул гомер буе руль артында, башта Сабада АТХда, аннан лаеклы ялга чыкканчы «Октябрь» колхозында машинада эшли. Нинди техникага утыртсаң, шуны гөрләтеп эшләтүче Миннемөхәмәт абыйның җитәкчеләр арасында абруе зур, иң җаваплы эшләрне аңа ышанып тапшыралар. Тырыш, булдыклы шофер 11 ел буе Сабада алдынгылар слетында хөрмәтләнә.  40 елдан артык машина иярләп, 70 яшендә генә яраткан эшеннән аерыла. «Иртән киттем, төнлә кайттым. Балаларны тәрбияләү Зөлхиҗә өстендә булды. Хатыным бик сабыр, акыллы, әйткән сүздән чыкмады», – ди гаилә башлыгы. 

Зөлхиҗә апа  уңган, чибәр кыз булу өстенә яшьтән авылның җырчы сандугачы, күренекле композитор Фәрит Хатыйпов Саба район мәдәният йортында эшләгән чорда җырлап, төрле бәйгеләрдә катнашып җиңүләр яулый. «Мин дә 10 яшемнән әтидән калдым. Эштән курыкмадык,  14 яшемнән Сабабаш урманчылыгында, аннан Сабада ашханәдә эшләдем. Балалар була башлагач, йөреп эшләү кыенлашты. Колхозда сыерлар саварга кердем. Кул белән 25 сыерны сава идек. Шуннан 20 ел мәктәптә җыештыручы булып эшләп, лаеклы ялга чыктым», – дип сөйли Зөлхиҗә апа. Ул  алдынгы савымчы буларак, рәсеме берничә ел Мактау тактасында тора. Кәримуллиннардан 56 ел дус-тату булып яшәүнең серләре белән кызыксынам. «Тормыш иткәндә бер-береңне аңлау, берең сүзеннән икенчең чыкмау кирәк. Эзли чыкмадым, алып кайтып биргәненә риза булдым, ормады-сукмады, кеше арасында ким-хур булып яшәтмәде. Тугансыз бик читен, малай алып кайтканчы алып кайт. Рәхәтләнеп сөйләшергә туганың булсын иде», –диде ирем. «Аллаһы Тәгалә бишенчегә малай насыйп итте. Яшьләргә олылар үрнәк булырга тиеш, барың бергә киңәшләшеп яшәгәндә тормыш җиңел, дөнья матур. Әти-әни, без киттек дип чыгып  китәләр, без кайттык дип килеп керәләр. Безнең өчен өзелеп торалар. Безгә шуннан да артык ни кирәк?» – ди Зөлхиҗә апа. Үрнәк гаиләне  муниципаль район башлыгы урынбасары Расих Закирҗанов котлап, «Мәхәббәт һәм тугрылык» медале һәм бүләкләр тапшырды. «Әлеге бәйрәмнең тарихы зур булмаса да, ул зур әһәмияткә ия дата, гаилә һәркем өчен дә изге урын.  Сез дә 56 ел гомер кичереп, 5 баланы аякка бастыргансыз. Кайгы-хәсрәт күрмичә, шушындый матур шартларда тормышны дәвам итәргә язсын!» – диде җитәкче.  Матур парны Килдебәк авыл җирлеге башлыгы Нияз Заһидуллин, ЗАГС бүлеге мөдире Алсу Шәйхетдинова тәбрикләде.

«Әти-әниле булу безнең өчен зур бәхет. Озак еллар бәхетле яшәүнең нигезе сабырлык, бер-берсенә булган хөрмәт, ярату дип уйлыйм. Үзем дә гаиләбездә шушы сыйфатларны тәр­бияләргә тырышам. Аллага шөкер,  ирем белән  23 ел гомер кичерәбез. Ике бала тәрбияләп үстердек.Әти-әниебезнең шушы ни­гезнең җылысын саклап әле озак еллар яшәүләрен телибез», – ди дүртенче кызлары  Ләйсән  Абдуллина.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев