Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

КИРПЕЧ ТӘ САЛАЛАР, ТЕХНИКА ДА ҖЫЯЛАР...

Районда 2019-2023 елларга балаларга һөнәри юнәлеш бирү буенча район башлыгы инициативасы белән булдырылган «Саба балаһөнәр» (Saba Balahoner) һөнәрләр шәһәре максатчан программасын гамәлгә ашыру уңышлы дәвам итә.

Билгеле булганча, әлеге проект нигезендә  районыбыздагы оешма-предприятиеләр базаларында һөнәргә өйрәтү буенча аерым бүлмәләр әзерләнде, балалар өчен уңайлаштырылган эш урыннары кирәкле җиһазлар белән тәэмин ителде. Яшь һөнәрчеләргә башкарылган эшләренә түләү өчен ясалма «акчалар»- махсус купюралар да булдырылды.  Билгеләнгән график нигезендә, Сабаның «Бәләкәч» һәм «Кыңгырау» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр районыбызның төрле оешмаларында булып, күп кенә юнәлештәге һөнәрләр- әйтик, банк хезмәткәре, ветеринар, инженер-эколог, радио һәм телевидение журналисты, оператор, режиссер, актер, матурлык индустриясенә бәйле эш урыннарында булырга өлгерделәр. Эшче һөнәрләр белән танышуның чираттагысы Сабадагы «ПМК-159» җәмгыяте базасында дәвам итте..

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев