Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Китапханә балалар бакчалары хезмәттәшлеге

Шәмәрдән балалар китапханәсе “Салават күпере”, “Әкият” һәм “Теремок” балалар бакчалары белән тыгыз хезмәттәшлек итә. “Китап йорты” белән беренче танышу мәктәпкәчә яшьтәге балаларда төрлечә бара. Кемдер әни һәм әти белән кулга кул тотышып килә, кемнедер кайгыртучан әби китерә, күп кенә сабыйлар үз тәрбиячеләренең сизгер җитәкчелегендә укуга тартыла. Берничә ел дәвамында мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә тәрбияләнүчеләр актив һәм даими рәвештә безнең китапханәгә йөри.

Шушы көннәрдә балалар китапханәсендә “Әкият” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр (тәрбияче Әлфия Мидхәт кызы) кунакта булды. Кечкенәләр иң элек “Буккроссинг” дигән китап шкафы белән танышып, буккроссинг процессының “Укыдың – башкаларга бир” принцибына нигезләнгән гади гамәлдән торуын белделәр. Башкалар белән уртаклашырга мөмкин булган китапларны китапханәгә, яңа укучылар табып, кызыклы сәяхәткә китсен өчен, алып килергә мөмкин. Аннары алып баручы балаларга балалар китапханәсе тарихы, “Эрудит”, “Читайка”, “Хыял”, “Сәйлән” клуб берләшмәләре турында сөйләде, аларның мәгълүмати стендларын күрсәтте, “Китап күргәзмәсе”, “Алмалы киштә” терминнары белән таныштырды. Балаларга бигрәк тә алма киштәсеннән Брайль шрифты белән язылган, шулай ук иң зур һәм кече форматлы китаплар кызыклы булды.

Китапханә буенча танышу экскурсиясеннән соң балалар өчен электрон презентация ярдәмендә рус совет язучысы, сценарист һәм шагыйрь, драматург, журналист Евгений Шварцның тууына 125 ел тулуга багышланган «Мин – әкиятче» дип исемләнгән әдәби викторина үткәрелде. Язучының фондта булган “Два клена”, “Два брата” әкиятләренә күзәтү үткәрелде, “Сказка о потерянном времени” мультфильмын карадылар. Традиция буенча очрашу физкультминут һәм истәлеккә гомуми фото төшү белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев