21 октябрь 2021 яңалыклары
-
Китапханә балалар бакчалары хезмәттәшлеге
Шәмәрдән балалар китапханәсе “Салават күпере”, “Әкият” һәм “Теремок” балалар бакчалары белән тыгыз хезмәттәшлек итә. “Китап йорты” белән беренче танышу мәктәпкәчә яшьтәге балаларда төрлечә бара. Кемдер әни һәм әти белән кулга кул тотышып килә, кемнедер кайгыртучан әби китерә, күп кенә сабыйлар үз тәрбиячеләренең сизгер җитәкчелегендә укуга тартыла. Берничә ел дәвамында мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә тәрбияләнүчеләр актив һәм даими рәвештә безнең китапханәгә йөри.
-
Получить услуги налоговых органов можно дистанционно
Уважаемые налогоплательщики! Глобальная пандемия требует максимально слаженных действий для предотвращения распространения инфекции и защиты здоровья граждан. В сложившейся ситуации Управление ФНС России по Республике Татарстан призывает перейти на бесконтактное электронное взаимодействие.
-
Балалар бакчалары 30 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр гадәти режимда эшләячәк
Игълан ителгән ял көннәрендә мәгариф оешмаларының эше Роспотребнадзор таләпләрен катгый үтәп оештырыла.
-
22 октябрьгә һава торышы
22 октябрьдә Татарстанда аязучан-болытлы һава торышы булачак. Төнлә яңгыр, көндез урыны белән яңгыр явачак. Көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә, урыны белән 15-20 метр тизлектә көчле җил. Төнлә +1.+6˚, көндез +9.+14˚ градус.
-
Районыбызның чираттагы уңышы
Кичә, 20 нче октябрьдә, ТР Министрлар Кабинеты бинасында 2021 елда «Хезмәткә һәм оборонага әзер» Бөтенроссия физкультура-спорт комплексының җәйге фестивалендә җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү тантанасы булды. Саба муниципаль районы командасы республика районнары буенча иң югары баскычка күтәрелеп, 1 урынга лаек булды.
-
Сатыш авылында яр буен төзекләндерү эше дәвам итә
Эшне җаваплылыгы чикләнгән "ПМК - Мелиорация" җәмгыяте башкара.
-
30 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәрге чорда социаль оешмалар гадәти режимда эшләячәк
РФ Президенты Владимир Путин 30 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәрге чорны Россиянең барлык төбәкләрендә дә хезмәткәрнең эш хакын саклаган хәлдә ял көннәре дип игълан итүе турындагы указны имзалады.
-
Туктар авыл клубы китапханә белән берлектә алмага багышланган "Алма көне" конкурсын үткәрде
19 нчы октябрь көнне Туктар авыл клубы китапханә белән берлектә алмага багышланган "Алма көне" конкурсын үткәрде. Чара барышында "Алма, алма түгәрәк" дигән китап күргәзмәсе күрсәтелде, “Алмадан пешерелгән ризыклар” конкурсы игълан ителде. Катнашучылар алып килгән ризыклардан күргәзмә ясалды. Чара барышында алмаларның үзлекләре турында файдалы мәгълүмат бирелде.
-
Күрүчеләрдән хәбәр көтәбез
19 октябрь кичендә Шәмәрдәндә яшәүче 2001 елгы Иса Рөстәм улы Ильясов өеннән чыгып китә һәм кире әйләнеп кайтмый. Тышкы билгеләре: капюшонлы кара-зәңгәрсу төстәге, ак каймалы куртка, ачык кызыл төстәге башлык, кара джинсы, ак табанлы, шнурсыз кара кроссовка кигән, үзе белән кара төстәге юл рюкзагы алган. Хәзергә көнгә кадәр әти-әнисе белән элемтәгә чыкмый. Социаль челтәрләрдә таралган ниндидер агрессия яки законга каршы гамәлләр кылырга җыенуы турындагы хәбәрләр дөреслеккә туры килми. Аны күрүчеләр, шушы тышкы билгеләре буенча танучылар булса, полиция бүлегенә 02, 2-32-02 телефоннары аша хәбәр итүләре сорала.
-
Олы Шыңар авыл җирлегендә үзара салым акчасына Чулпыч авылы зиратында чистарту эшләре бара
Фоторепортаж.
-
Балалар китапханәсе хезмәткәрләре укучылар өчен бердәм мәдәният дәресләре үткәрделәр
19 нчы октябрьдә мәктәп, балалар китапханәсе хезмәткәрләре Ләйсән Шакирова һәм Резеда Галиәкбәрова Шәмәрдән лицееның беренче сыйныф укучылары өчен бердәм мәдәният дәресләре үткәрделәр. Дәрес барышында алып баручылар укучыларга “Укучының мәдәни көндәлеге” проекты турында җентекләп сөйләделәр, мәдәни көндәлекне алып бару һәм тутыру турында киңәшләрен бирделәр.
-
Олы Кибәчедә урам юллары төзекләндерелде
Олы Кибәче авылында урам-юл челтәрен һәм ишегалды юлларын төзекләндерү эшләре башкарылды. Эшләр "Авыл территорияләрен комплекслы үстерүне тәэмин итү өчен авыл җирлекләре бюджетларына субсидияләр" программасы буенча башкарылды.
-
Татарстанстат: 2021 елгы халык санын алу нәтиҗәләре буенча яңа соцпрограммалар эшләнә
Халык санын алу Россия төбәкләрендә, шәһәрләрдә һәм авылларда барган социаль-икътисади процессларны яхшырак күрергә, илнең үсешен төгәлрәк планлаштырырга һәм халыкка ярдәм итү программаларын гамәлгә ашырырга мөмкинлек бирәчәк.