Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Балалар китапханәсе хезмәткәрләре укучылар өчен бердәм мәдәният дәресләре үткәрделәр

19 нчы октябрьдә мәктәп, балалар китапханәсе хезмәткәрләре Ләйсән Шакирова һәм Резеда Галиәкбәрова Шәмәрдән лицееның беренче сыйныф укучылары өчен бердәм мәдәният дәресләре үткәрделәр. Дәрес барышында алып баручылар укучыларга “Укучының мәдәни көндәлеге” проекты турында җентекләп сөйләделәр, мәдәни көндәлекне алып бару һәм тутыру турында киңәшләрен бирделәр.

Балалар өчен туган якның, республиканың мәдәни традицияләре турында әңгәмә дә әзерләнгән иде. Очрашу ахырында балаларга «Укучының мәдәни көндәлеге» тапшырылды. Укучыларның республикабызның мәдәни һәм тарихи мирасы белән танышуы китапханәләрдә уку елы дәвамында дәвам итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X