Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Районыбызның чираттагы уңышы

Кичә, 20 нче октябрьдә, ТР Министрлар Кабинеты бинасында 2021 елда «Хезмәткә һәм оборонага әзер» Бөтенроссия физкультура-спорт комплексының җәйге фестивалендә җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү тантанасы булды. Саба муниципаль районы командасы республика районнары буенча иң югары баскычка күтәрелеп, 1 урынга лаек булды.

Тантанада ТР Премьер министры урынбасары Ләйлә Фазлыева һәм ТР «Хезмәткә һәм оборонага әзер» төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Эдуард Иванов районның яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы Ирек Гариповка Диплом һәм спорт инвентарьлары алу өчен сертификат белән бүләкләде.

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев