Китаплары укый-укый таушала
Узган атнада Саба үзәк китапханәсендә Илмира Гыймаеваның «Юктыр ул сүз» исемле яңа китабы тәкъдим итү әдәби-музыкаль кичәсе булды.
Саба үзәк китапханәсендә Илмира Гыймаеваның «Юктыр ул сүз» исемле яңа китабы тәкъдим итү әдәби-музыкаль кичәсе булды. Шагыйрәне зурлап авылдашлары, поэзия сөючеләр, Татарстан язучылар берлегеннән килгәннәр иде.
Мәдәният бүлеге җитәкчесе Рөстәм Заһидуллин кичәне ачканда чыгышында әйткәнчә, китапны язу гына түгел, аны укуы да кайберәүләр өчен “авыр эш”. Кеше хат язарга да иренә, телефоннан стикер-эмодзилар белән генә “сөйләшә”. Ә Илмира каяндыр көч, илһам алып, туктаусыз иҗат итә. Сәләте тумыштан бирелгән. Әмма һәр эштә талант бер, хезмәт 99 процент урын алып тора. “Кайбер язучылар китапларын аларны беркайчан да ачып карамый торган кешеләргә бүләк итәләр. Алар тузан җыеп ята. Илмира исә китабын әдәбият сөючеләргә бирә. Шуңа алар укый-укый тузып бетә. Шагыйрәбезнең иҗат чишмәсе саекмасын, барлык китаплары да шундый язмышлы булсын иде. Без районда халык яраткан язучыларыбыз яшәве белән ихлас горурланабыз”,– диде Рөстәм Заһидуллин.
“Юктыр ул сүз”гә кереш сүз язган шагыйрь Ләбиб Лерон аны “Февраль кызының җанында утлы күмерләр дөрли” дип атаган. Әмма Илмираның күзләрендә җәй төсе, риясызлык, эчкерсезлек чагыла. Шуңа күрә шигырьләреннән дә самимилек, садәлек бөркелә.
“Саба кызы гади һәм чама хисе белән яза. Арттырып та җибәрми, сурәтләү чараларына да бай. Шигырьләре ихлас, җырлап тора, композиторлар аның сүзләренә көйләр яза. Миңа Илмираның, үзем ялкаурак булдым, дигән сүзләре ошады. Бу каләм иясе өчен кирәкле сыйфат һәм тормоз дип атала. Әдип шигырьләрне шпаллап чыгарып тора икән, ул графоманлыкка китә башлый. Алай кирәк түгел. Гыймаеваның укучылар күңеленә хуш килгән лирикасы татар дөньясына мәдхия”,– дип фикерен белдерде Ләбиб Лерон.
Кичәдә райондашыбызның “Гомер тавы” китабы редакторы булган язучы Галимҗан Гыйльманов та катнашты. “Саба минем өчен кадерле як. Аңа карата ярату тойгысы бар, ул да булса Шәехзадә Бабич белән бәйле. Мин Башкортстанның Дүртөйле районы Әсән авылыннан. Бабич туган җирдән. Саба районында Бабичларның нәсел, җан күзәнәге яшәгән. Бабичның олы апасы Бибисара Тенекидә кияүдә булган. Шуңа Сабаны, аның әдипләрен якын итәм. Соңгы вакытта район эчке рухи энергетикасы, иҗади хәрәкәте белән тагын бер язучыны – Илмира Гыймаеваны чыгарды. Ул “Гомер тавы” китабы белән язучылар берлегенә алынды. Мин шагыйрәләргә гадәттә ул үз күңеле белән ничек сөйләшә, эчке монолог ни рәвешле бара, язмышына ничек эндәшә – шулардан чыгып бәя бирәм. Илмира лирикасында болар образлы ачыла. Шигырьләренең төзелеше, темаларның сайлануы гел үсеш ягында. Иҗаты укучыны шәхес итеп тәрбияли башлый, аны фикерләүче, хис итүче затка әйләндерә. Әдәби әсәр кешенең эчке дөньясын ачкан көзге кебек. Шигъриятенең көче шунда. Илмирага яңа иҗат уңышлары телик”,– диде Галимҗан Гыйльманов.
Саба үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Ләйсән Билалова Илмира Гыймаеваның шигырьләрен һәм хикәяләрен, җырларын китап укучылар, тамашачылар тарафыннан яратып кабул ителүен азсызыклады. Рөстәм Зарипов Илмира Гыймаева сүзләренә үзе көй язган җырларын башкарды. Укучылар “Ана” һәм “Тәрәзәдә ана күзләре” шигырьләрен сәхнәләштерделәр.
Фәнил Мәүлетов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев