Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Күмәк көчтә өмет бар

Халык телендә: “Тамчыдан күл җыела” дигән әйтем бар. Әлеге әйтем гасырлар дәверендә кеше тормышында исбатланып киленгән. Нинди генә күләмле эшләр булмасын, бергәләшеп башкарганда нәтиҗәсе дә уңай.

       Сүзем районда яшәүчеләр тарафыннан җыйнала торган узара салым һәм әлеге акчаларга башкарылган эшләр турында. Агымдагы елдагы эшләр өчен 9 млн. 316 мең сум салым тупланырга тиеш булып, шуның 9 млн. 277 мең сумы җыйналган. Барлык авыл җирлекләрендә яшәүчеләр әлеге эшкә бердәм алындылар. Авыл җыеннарында үзара салым бер кешегә 300 сум күләмендә җыйнау кабул ителсә дә, Тимершык авыл җирлегендә 99.5%, Саба шәһәр җирлегендә 98.2% үтәлгән. Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк, кайбер җирлекләрдә меценатлар һәм читтә яшәүче якташлары да үзләреннән саллы гына өлеш керткәннәр. 2013 елдан тупланган салым акчасын республика тарафыннан дүрткә тапкырлау программасы кертелгәч, булган сорауларны хәл итү, күләмле эшләр башкару тагын да уңайлашты.

      Район күләмендә тупланган акчаларны программа нигезендә 4кә тапкырлагач 44 млн. 423 мең 185 сум тәшкил итте.  Әлеге акчалар нигезендә авыл урамнарын ремонтлау, вак таш түшәү, зиратларны тәртипләү, чишмәләр төзекләндерү, Һәйкәл – обелискларын ремонтлау яки яңаларын төзү кебек эшләргә тотыла.Әлбәттә, әлеге эшләрне конкурста катнашып откан оешмалар гына башкара. Ел саен конкурста катнашып, юл салу эшенең осталарына әйләнгән “Рамазан” оешмасы егетләре белән Тимершык авыл җирлегенә кергән Кызыл Мишә авылында күрештек.Моңа кадәр алар Сатыш, Кибәче, Шытсу, Арташ, Нырты, Мичән җирлекләрендә урамнарга таш түшәгәннәр. Авылның мәчет урамында эшкә алар иртән генә керешкән булсалар да, казыклар кагып, урамны кырдырып, тигезләп, ком да түши башлаганнар иде. “Хундай” машинасы белән комны, ташны Илдус Галимов, Рашат Альмәтов  ташып тора. Чыңгыз Якупов “Амкадор” тракторында каккан казыклар арасындагы юлны кырдырып тигезли, Фәнис Гатауллин тракторы белән ком, ташны тигезләп, ә Камил Кәримуллин тиешле таләбенә җиткереп каток ярдәмендә юлны тигезләп бара. Әлеге урамда 117 метр озынлыкта юл төзекләндереләчәк. Эшне башкару белән генә түгел, аның сыйфаты да булу кирәк. Егетләр моңа да бик игътибар итәләр, чөнки объектны авыл җирлеге башлыклары һәм ТР Саба муниципаль районы заказчы хезмәте муниципаль унитар оешмасы начальнигы Алмаз Мусин составындагы эшче комиссия кабул итә.

       Тимершык авыл җирлеге башлыгы Айдар Хаҗиев әйтүенчә, Тимершык авылында 250 метр юл салыначак, Миңгәрдә юл билгеләре урнаштыру, ясалма тигезсезлекләр ясау, Көектә чишмә төзекләндерү күздә тотыла. Соңгысына эшмәкәр Фәнис Хурамшин өстәмә үзеннән саллы гына өлеш керткән. Сабай авылында сугыш ветераннарына обелиск кую турында сөйләшүләрдән соң читтә яшәүче авылдашлары да кушылган.Башка авыл җирлекләрендә дә җыеннарда халык белән уртага салып сөйләшеп планлаштырган эшләр тулы көченә алып барыла.

      Әйе, бергә, бердәм булганда тауларны күчереп була. Үзара салым тупланып, дәүләт программасы нигезендә аны арттыруга да ирешкәч, җирлекләрдәге үзгәрешләр инде елдан-ел күбрәк күзгә ташлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев