Көнкүрештә уңайлылык җиңел генә килми
Узган гасырның 50нче елларына кадәр авыл халкы коммуналь хезмәттән башка яшәде: суны чишмәдән ташыды, йортын утын ягып җылытты, керосин лампасы белән яктыртты. “Чүп” төшенчәсе (пластик шешәләр, кәгазь) юк иде. Инде заманалар күпкә үзгәрде.
Районда XX гасыр урталарыннан соң салына башлаган суүткәргечләрнең һәм җылылык килә торган торбаларның гомуми озынлыгы 400 километрга җитте. Коммуналь хезмәтнең көнкүреш калдыклары, канализация һәм кар чыгару төрләре барлыкка килде. Электр энергиясе бирү гомумән аерым оешмага тапшырылды. Хәзер Саба һәм Шәмәрдән күптармаклы җитештерү предприятиеләре карамагындагы җир асты һәм өсте коммуникацияләрен эксплуатацияләү өчен йөзләгән кешенең көндәлек даими хезмәте кирәк. Уңайлылык җиңел килми, төрледән төрле хәлләр булып тора.
Әле өченчекөн генә Шәмәрдән коммуналь хуҗалыгы хезмәт күрсәткән Иләбәр авылында башня туңып, анда су бетә башлаган иде. Иң элек башняга юл ачар өчен тракторчы Рәдис Госманов килеп җиткән. Көндез инде без аны Шәмәрдән мәдәният йорты территориясендә “Амкодор” белән кар көрәгәндә күрдек.
“Биредән үткән канауны кардан чистартырга кирәк. Башта керү юлы ачам, аннары экскаваторны кабызып киләм. Быел кар күп, Мичәнбаш авылы урамнары да минем җаваплылыкта. Инде анда карны куярга урын калмады”,– ди ике зур егәрлектә техникада эшләүче механизатор.
Чирек гасырга якын җаваплы хезмәттәге Рәдиснең эшеннән җитәкчеләр дә бик канәгать.
Гомумән, тигез рельефка урнашкан Шәмәрдәндә язгы кар сулары җәелүен булдырмау мәсьәләсе аеруча кискен тора. Баш инженер Илсур Таипов әйткәнчә, эретә башлаганчы 11 километр канауны кардан арчырга кирәк. Урамнарның гомуми озынлыгы 60 километрга җитә, кар чыгару лимиты 2500 рейс тәшкил итә. Бу эшкә 16 мартта 6 берәмлек техника тартылган иде. Газовиклар урамында Әмир Сираҗиев экскаваторы белән канаудан алган карны Илгиз Фәхретдинов “Амкодор” белән “КамАЗ” автомобильләренә (Рифат Зарипов, Айнур Хәлиуллин, Ленар Мотыйгуллин) төяп тора.
Иртәнге 6дан кичке 6га кадәр эшлиләр. Инде 2000 рейс кар чыгарылган. Күпфатирлы йортлар түбәләреннән төшерелгән карны чистартуны сорап та торак милекчеләре коммуналь хуҗалыкка шалтырата. Кар-яңгыр суларының подвалларга керүен туктату өчен дренаж системасы эшләү дә планлаштырыла. Проекты әзер. Шулай ук Мичәнбаш авылында суүткәргечләрне алыштыру өчен дә смета документлары эшләнгән. Быел ук Тимершыкта яңа участокларга су кертү, тузган торбаларны алыштыру буенча 13 миллион сумлык эш башкару планлаштырыла. Көектә дә 750 метр суүткәргеч сузып, яңа башня куеп, аны санитар зона белән әйләндереп алырга җыеналар. Көнкүреш калдыклары чыгаруны камилләштерү өчен яңа мәйданчыкларга 361 данә евроконтейнер куелачак.
“Район хакимияте белән көндәлек элемтәдә булып, планлы эшлибез. Бурыч – халыкның нормаль көнкүрешен тәэмин итү”,– диде 25 ел предприятие җитәкчесе булып эшләүче Нургаян Тимергалиев.
Саба коммуналь хуҗалыгында да көн саен 80гә якын кеше үзенең хезмәт урынына ашыга. Былтыр 85,9 миллион сумлык эш башкарып, 115 процент үсешкә ирештеләр. 2022 елга билгеләнгән бурычларның кайберләре – Мамалайда су трассасы сузуны дәвам итү, 4 авылда каптажларга реконструкция, санитар зоналар ясау, Сабада канализация системасының дренаж ташын алыштыру. Сезонлы эшләргә килгәндә, быел 3350 рейс кар чыгарылган, язгы чорда 1000гә якын агач формалаштырылган. Эше барның ашы бар дигәндәй, һөнәри бәйрәмне коллективта эшләүчеләргә премияләр бирү белән билгеләп үтәчәкләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев