Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Комсомол тәрбияләгән Тәскирә апа

Совет чорында илебез яшьләрен тәрбияләргә, берләштерергә быел оештырылуына 100 ел тулачак Бөтенроссия ленинчыл яшьләр союзы да булышты. Аның эшчәнлегенә бүген нинди генә бәя бирелсә дә, комсомол – безнең тарихыбыз.

Районда исеме   күпләргә  билгеле почетлы хатын-кыз, бу көннәрдә олы юбилеен билгеләп үтүче Тәскирә Вәли кызы Ситдикова да шушы мәктәпне  узган, ВЛКСМ оешмасы башында торган шәхесләрнең берсе. Мичәнбаш авылында туган   кызның балачагы  авыр  сугыш чорына  туры  килә. 1941 елда Шәмәрдән җидееллык мәктәбенә укырга   керә. Сугыштан  соңгы  авыр  елларда 7 сыйныфтан  соң укуны дәвам итү  мөмкинлеге   күренми. Тәскирә ике ел сезонлы  урман эшендә була: агач утырта,  чыршы каерысы төшерә. “Куак чикләвеге җыеп сатып кышкы пәлтә  алдым. 1950 елда Казан педагогия училищесына  читтән торып  укырга  кердем дә, ашлык  кабул итү пунктында эшли башладым, җәмәгать тормышы  активисты  идем. Казанда үткән “Пищевик” җәмгыяте чаңгычылары арасындагы  ярышта  беренче  урынны  алдым. Активлыгымны күреп, Шәмәрдән башлангыч  партия оешмасы тәкъдиме белән  бистә китапханәсенә уку  залы мөдире  итеп күчерделәр, территориаль  комсомол секретаре итеп  сайлап куйдылар” – дип сүз башлады Тәскирә апа. Ул Шәмәрдән башлангыч партия оешмасы  секретаре  Бәкер Закировны зур  хөрмәт белән искә ала. “Ул  яшьләрне тәрбияләүдә барлык этәргечләрдән  файдаланды. Мине үстерде, эшкә, таләпчәнлеккә, гаделлеккә өйрәтте. Комсомол оешмасы зур, 200гә якын яшьләр арасында  төрлесе  бар иде. Станциягә туктаган поездлар янында йөргән егетләр  белән  эшләргә  куша, комсомолларың  бүрек сатып   йөри, чакырып сөйләш, дия иде. Бервакыт  оешма яшьләре көче  белән  концерт куйдык.  Соңыннан  билет  саткан  акчадан  өлеш чыгарып, клуб мөдире Сармаев сәхнә артында  өстәл әзерләгән   иде. Комсомолларның вожагы булгач,  моның өчен  миңа эләкте”,– дип искә ала Тәскирә Вәли кызы остазы турында.

  1954 елда  училище тәмамлаган  кыз диплом белән бергә, мәктәпкә эшкә   күчәргә ронодан боерык  алып  кайта. Әмма комсомол  секретаре буларак, партиядән рөхсәт сорамаган. Бер атнадан аны Чүрилегә чакыралар.  Баксаң, Бәкер  абыйсы аны комсомол эшеннән җибәрмәс  өчен  райкомга беренче секретарьга   барган. Вәли Минһаҗевич: “Менә  синең арттан олы башы белән Бәкер абый килгән”,–дип, аңа кабат  үз урынына кайтырга кушыла. “Райком бинасыннан  чыксам, трантаслы ат янында Бәкер абый басып тора. Әйдә,  кайтабыз, ди. Мин, үпкәләп, җәяүләп Мөндеш разъездына   йөгердем”,– ди Тәскирә апа.  Бер  елдан  соң аны кабат райкомга  чакыралар. Бу юлы комсомол райкомына икенче секретарь итеп эшкә алу өчен.   Бер елдан соң, 1956 елның  җәендә  Чүриле районы бетерелгәч, Саба яшьләре белән эшкә  алына.    Тәскирә апа 1956 елда комсомолның – 2нче, 1959 да 1нче секретаре була. 

  Алтмышынчы елларда район җитәк­че­легенә әнә шулай комсомолда тәрбияләнгән яшь  кадр  килә. 1961 елда инде  сабалылар Тәскирә  Ситдикованы райбашкарма  комитеты рәисе  урынбасары вазифасында  күрәләр. Ике елдан район план  комиссиясенә рәислек итүне дә тапшыралар. Тәскирә Вәли  кызы министрлыклардан  кайтып  керми, “Госплан”да, “Главснаб”та үз  кешегә әйләнә. Җитмешенче-сиксәненче елларда төзелеш планына  кертелүендә комиссия рәисенең дә өлеше  зур булган күпләгән социаль-көнкүреш объектлары хәзер дә район халкына  хезмәт итә. 1980-1981 уку елында  Эзмәдәге җимерек  мәктәп  урынына  яңасын  салуның,  төзелештә бишьеллык  бурычлар инде  расланган  булуга  карамастан, шушы округтан район Советы депутаты Тәскирә Ситдикова тырышлыгы белән 1982  ел  планына  кертелүенә ирешелә һәм 1983 елда  яңа  бина  үз ишекләрен  ача.

  Тәскирә Вәли кызының хәзерге  көндә  үзе  гомер иткән  Шәмәрдәннең  яңарыш кичерүендә дә мәгълүм  өлеше  бар.  1986 елның февралендә  ТАССР Министрлар Советы районның икенче  торак пунктын социаль  үстерү буенча махсус карар  кабул итә. Карарда  бистәдәге йортларның 65 проценты җимерек хәлдә икәнлеге, су, канализация, челтәрле газ белән 22-16 процент кына тәэмин ителгән булуы   күрсәтелә. Бистәдә мәдәният  йорты да, бакча да, кунакханә, мунча – болар берсе дә юк, булганы тимер юлныкы, кибетләр 1947-1968 елларда төзелгән. “Министрлар Советы карары нигезендә районның үз карары  кабул ителде. Бистәнең генераль планын эшләүне Госстрой тематикасына кертү турында пункт та бар  иде. Шуннан соң планга күп яңа объектлар кертелде һәм төзелде дә, бистәнең йөзе үзгәрде”,– дип искә  ала  Тәскирә  ханым.

   Тәскирә Ситдикованы бөтен район халкы  якыннан  яки ишетеп белә, ихтирам итә, олылый, хөрмәт белән  карый, җитәкчеләр аның  гозерен тыңлый һәм үтәргә тырыша. Ә  гомер  әле  дәвам итә. Бу көннәрдә 85 яшен билгеләп  үтүче ветеранның  хезмәттәшләренең, якташларының, туганнарының,  кызлары Лилия һәм Дәлиләнең, оныгы Гаделнең игътибарын тоеп, эш-тырышлыгының җимешләрен татып гомер итүе – үзе олы бәхет. Шушы бәхетне үз кулларың белән булдыруы — яшәвенең олы  мәгъ­нәсе.   

 

Фотода Т.Ситдикованың (1нче рәттә сулдан 3нче) ВЛКСМ райкомында эшләгән чоры. 1960 еллар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Арткы рәттә сулдан икенче Иске Җөри урта мәктәбе директоры Галиуллин Илгиз Галиулловичның Комсомолда эшләгән вакыты.