Саба таңнары

Сабинский район

18+
Район яңалыклары

Көнкүрешебез алар хезмәтенә бәйле: Саба күптармаклы җитештерү предприятиесе 2024 елда барысы 122 миллион сумлык эш башкарган

15 март – Торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәрләре көне

Бу якшәмбедә торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәтчәннәре һөнәри  бәйрәмен билгеләп  үтә.

Халыкка бик тә кирәкле тар­мак. Социологик сораштырулар кешенең байтак вакы­ты көн­күрешкә кагылышлы мәсь­әлә­ләр турында борчылып узганлыгын  күрсәтә. Су гына  булмый торсын. Кәеф  китә, юылмаган  са­выт-саба  өелеп  кала. Шуңа да халыкны ел әйләнә өзлексез сыйфатлы су белән тәэмин  итүгә ирешү  Саба  күптармаклы  җи­тештерү предприятиесенең  төп бурычларыннан берсе. Оеш­ма  2024 елда   үзе хез­мәт күр­сәт­кән  авыл җир­лек­ләрендә  яшәү­челәргә 552 мең  кубометр  су биргән. Кулланучылар  саны 40 абонентка  арткан. Су җитмәү проблемасын хәл итү өчен  Сабада 6нчы һәм 7нче  скважина эшкә  кушылган.  Район  үзәгендә һәм Сатыш авылында  күп балалы гаиләләргә бирелгән  учас­токларга 110лы  торба белән 7646 метр трасса  сузылган.  Сафтан чыккан 15  насос алыштырылган, су­үткәргечләр тишелүнең  66­ очрагы булып,  тиз арада  төзекләндерелгән.  Быел Са­ба­ның  Завод  урамындагы скважинаның башнясын  алыштыру, газификация фонды  аша  Калатау авылына су кертү һәм  күпләгән ремонт эшләре  планлаштырыла.

Әле кайчан гына барлы-юк­лы кәгазен дә мунчага яккан,  өеннән  чүп  чыгаруны бел­мәгән халыкка  каты көн­куреш калдыкларын  җый­нап чыгару һәм урнаштыру хезмәте күрсәтү дә коммуналь  хуҗалык   өчен    мөһим тармакка  әве­релде. Предприятие 2019 елдан бирле төбәк  оператор белән эшли һәм  килеп туган  мәсьәләләрнең  уртак  чишелеше табылып барыла. Байлар Сабасында 143 урынга 447 данә евроконтейнерлар  куелган һәм алар 3 көнгә бер тапкыр график нигезендә бушатылып барыла.  Халыкның мөрәҗәгатен ис­кә алып  апрель-май, август-сентя­брь  айларында агач ботаклары, үсемлек калдыкларын җыю өчен 12 урынга  махсус  бункерлар куела. Былтыр алардан һәм контейнерлардан   по­­лигонга  43 мең кубометр чүп чыгарылган.  Аны  1  метр калынлыкта таратып салсаң, 4,3 гектар мәйдан  кирәк  булыр  иде. Көнкүреш  калдыклары   күләме  ел саен арта. “Менә әзерләнәбез. Машина төзек. Бункерны  капларга яңа җәймә  кына  кирәк. Чүп  очыртып  йөреп булмый. Халык та бункерга киселмәгән ботак-сатак  чыгармасын   иде. Ул бөтен  савытны  алып тора башлый, шуның  аркасында кешеләр чүп­не бункер  кырыена калдырып  китә” – диде “КамАЗ” машинасын йөртүче Алмаз Солтанов.

Быелгы кыш коммуналь  хез­мәт өчен  киеренкелек  тудырмаса да, бу  көннәрдә кар  чыгару дәвам итә.  Боламыкка әй­ләнгәнче урамнар киңәйтелсә, халык рәхмәтле генә булачак. Ә Сабаның З.Йосыпов  урамындагы 19нчы  йортка, түбәдән  кар төшү  сәбәпле,  чистарту техникасы  ашыгыч  кирәк булган. Рәйхан Сөнгатуллин (үзтөягеч) белән  Әнәс  Шәмсевәлиев (“КамАЗ”) эшне тиз тоттылар.  Ә Шамил  Хаҗиев, Дамир  Хаҗинуров һәм Фидаил Мәҗитовны үз техникасында Кол Гали  урамыннан  кар чыгарганда очраттык. “Чистартмасаң, асфальты да чо­­кырлана башлый бит аның. Чы­гымлы булса да,  кирәк  эш”, – диләр алар.

“Безнең  күп эшләр башка­рыла торган яшелләндерү һәм төзекләндерү тармагы хез­­­­мәт­кәрләре дә яшәгән тө­бә­ге­бездә чисталыкны  булдыру һәм саклау юнәлешендә  зур тырышлык куялар. Бу коллектив хисап  чорында  миллион  сумнан  артык табыш  алуга иреш­те. Бюджет оешмаларына сантехника,  халыкка мунча-сә­ламәтләндерү хезмәтләре күр­­сәтү, автотранспорт, канализа­ция челтәре, чистарту корылмаларын  халыкны җылылык белән тәэмин итү тармакларында  да күп  кенә  эшләр  башкарылды. 2024  елда тәүлеклек куәте 1000 м.куб булган  яңа чистарту корылмасы төзелде. Һәр тармакта зур  суммаларда ремонт-төзекләндерү  эш­ләре алып барылды. Предприятие елны  табыш белән  төгәлләде,  алга куелган  бурычларга 69 кешене берләштергән коллектив  көче белән  ирешелде. Һәр эшче-хезмәткәр – үз  һөнәре остасы. Өлкән  контролер  Рәсилә Арсланова,  ассенизатор машинасы  йөртүче  Сәйдәш Дәүлиев,  чистарту  корылмасы операторлары Марат  Касыймов,  Альберт Әлмиев предприятиедә  чирек  гасырдан,  баш бухгалтер Лилия Новикова,   яшелләндерү тармагы  эшчесе  Гөлфия  Гыйз­зәтова,  шофер  Наил Ишниязов, мастер Фәрит Гыйльмиев, газ операторы  Фәридә Галимова 20 елдан артык эшлиләр.   Шушы бер­дәм  коллективка агымдагы  ел бурычларын  да хәл итәсе. Планнар расланды һәм  җыелышта  эшчеләргә җиткерелде,  җа­ваплы  кешеләр  билгеләнде. 2025   елда былтыргыга  караганда да зур унышларга ирешеп, һәр тармак узенең табышын арттырып эшләргә насыйп булсын,  Алла боерса”, – диде  җитәкче  Раил Йосыпов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев