Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Коръән иңгән йорт игелекле булыр

Узган атнада районыбызда “Аренда торагы“ программасы буенча беренче йорт файдалануга тапшырылды. Аны тиз арада җаваплылыгы чикләнгән “ПМК Саба Мелиорация“ җәмгыяте төзеде.

undefinedЙорт ачкычы Шамиловлар кулына күчте

Йортның булачак хуҗалары Рәзинә һәм Рафил Шамиловларны тормыштагы истәлекле  көннәре белән  оешма җитәкчесе урынбасары вазифаларын вакытлыча башкаручы Расил Габдерахманов  котлады. “Республикада бу максатчан  программа  яшьләр авылда  калсыннар, әти-әниләренең мактаулы  эшен дәвам итсеннәр   өчен  гамәлгә  ашырыла. «Аренда торагы» программасы бөтен җирдә яклау таба, фатир булдыру – һәр гаилә өчен мөһим фактор. Төзүчеләребез сыйфат белән  бул­сынга эшләде. Бүгеннән йортка   сез тулы хуҗа. Инде  сезгә тө­зелгәннең  кадерен белеп, матур  яшәргә   язсын. Бездән теләк  шул”,– диде  ул  Шамиловларга   йорт ачкычын тапшырып. Чыннан да, “Комфорт” тибындагы 72 квадрат метрлы  ике  бүлмәле  йорт мунчасы да булуы белән шәһәр фатирыннан да  уңайлырак. Җиһазлар:  кухня гарнитуры, диваннар,  газ плитәсе, санузел әйберләре  –  берсен дә сатып аласы  түгел.  Күчен дә, иркенләп  яши башла. “Дөресен әйткәндә,  без  әле җиңел генә йортлы булуыбызга  ышанып та бетмибез. Икебез дә бик ошаттык. Әти-әниләр дә  шат. Шундый  игелекле программа  эшләүчеләргә,  район җитәкчеләренә, «ПМК-Мелиорация» төзүчеләренә рәх­мәт­тән башка сүзебез юк”,– диде шатлыгы   йөзенә  чыккан Рәзинә. Ул үзе – Кукмара  районы  Олыяз  авылы  кызы. Рафил белән егет Янил  һөнәр  училищесында укыганда  танышкан.  Рафилгә  хәзер  23  яшь, “Саба”  җәмгыятенең  Явлаштау  бригадасында “МТЗ-82” тракторында эшли. Инде кызлары  Ралинә  үсеп  килә. Бабай  тиешле кеше Рифат та куанычы белән теләп  уртаклашты. “Кызым да,  кияүгә чыгып, авыл җирендә  калды. Улым да колхозда  эшли. Әле  кечесе Ринас мәктәптә  укый. Инде өч оныгыбыз бар. Бер-береңә ярдәмләшеп  яшәү  өчен дә уңайлы икән балаларның  чит  җирләргә таралмавы. Бәхетләре булсын”,– ди  ул.

Арендалы  торакка   күчүчеләргә "Бер­дәм заказчы хезмәте" муниципаль унитар предприятиесе әйдәп ба­ручы белгече Рүзәл Җамалиев та килешү нигезендә, аренда һәм ком­муналь хезмәтләр өчен түләүләр  мәсьәләсендә  үзенең  киңәшләрен бир­де. Йортта беренче җанлы тормыш  Галиәхмәт хәзрәтнең Коръән  сү­рәләре укуы белән башланып китте. 

Шул көнне Мишәбашта “Татмит­агро”да  шофер  булып  эшләүче  Ринат Хөсәеновка да арендалы  йорт ачкычы тапшырылды. Йортка изге  Коръән  сүзләрен  Алмаз хәзрәт  иңдерде. Ел  саен  “Аренда торагы” конкурсын иң  күп отучы “ПМК Мелиорация”  җәмгыяте инженеры Фаяз Кәбиров әйткәнчә, оешма төзүчеләре  программага гамәлгә кертелгәннән бирле 16 йортны сафка бастырганнар. Барысына да төзелешнең  сыйфатлы башкарылуы ошаган, яшәүчеләрдән  дәгъвалар кергәне  юк. Явлаштау авыл җирлегендә быел тагын ике йортка газны  гына тоташтырасы  калган. Җирлек башлыгы Ринат Нуриев  әйткәнчә,  аның берсе Кукмарадан  килгән  укытучыга, икенчесе “Татмитагро” җәмгыятендә  эшләүче   гаиләгә булачак.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев