Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

«Кояшкай» – шатлык, бәхет иле: Иске Икшермә авылындагы балалар сәламәтләндерү лагеренда «Техник иҗат» сменасы үзенең эшен башлады [+фото]

3 июньнән Иске Икшермә авылында урнашкан "Кояшкай" балалар сәламәтләндерү лагеренда «Техник иҗат» сменасы үзенең эшен башлап, 6 июньдә аның тантаналы ачылышы узды.

 Әлеге сменада  21 көн дәва­мында районыбызның техник иҗат белән кызыксынучы 85 укучысы ял итә, белемен ныгыта. Агымдагы ел цифрлаштыру елы дип игълан ителгәнлектән, лагерьда төп эшчәнлек әлеге юнәлештә алып барыла.

«Лагерь тормышы балаларның техник иҗат осталыгын үстерүгә юнәлдерелгән. Укучылар программалаштыру серләренә өйрәнәләр. Моның өчен  Казан шәһәренең «Робототехника һәм сәнәгать дизайны лабораториясе»   оешмасыннан  махсус белгечләр чакырылды. Шулай ук дүрт отрядка тупланган  укучылар белән  Балалар иҗат үзәгеннән кул эшләре, рәсем, хореография һәм вокал белгечләре шөгыльләнә. Укучылар көннең беренче яртысында төрле дәресләрдә булсалар, төштән соң саф һавада уеннар, кич белән күңел ачу чаралары оештырыла», ди  лагерь начальнигы Ирек Мостафин.

Районыбызның төрле мәктәпләреннән җыйналган балалар биредә әле  өч кенә  көн булсалар да, инде дуслашып, бердәмләшеп өлгергәннәр. Лагерь ачылу тантанасында муниципаль район башлыгы Рәис Миңнеханов катнашып,  укучыларны уку елы тәмамланып,  җәйге яллар башлану белән тәбрикләде.

“Быелгы ел цифр­лаштыру белән бәйле булгач, районыбызның өстәмә табышыннан сезгә техник белем бирү буенча педагоглар чакырдык. Яңалыклардан, заманнан  артта калырга ярамый.  Шул ук вакытта  гореф-гадәтләребез дә онытылырга тиеш түгел. Киләчәктә яңа технологияләрне кулланып, матур итеп тормыш итәргә тиешбез. Күңелле ял итеп, биредән матур нәтиҗәләр, яңа дуслар табып   таралышырга язсын. Бер-берегезгә ярдәм итеп яшәгез, хөрмәтле булыгыз, бервакытта да начарлыкка яманлык белән җавап кайтармагыз», диде Рәис Миңнеханов укучыларны сәламләү чыгышында. 

Назлыгөл Нуруллина лагерьга  Тимершык авылыннан килгән.  Биредә беренче ел гына булса да, лагерьны яратып өлгергән.  «Мин Сәләтле балалар мәктәбенең VI сыйныфын тәмамладым. Монда бик  күңелле, инде яңа дуслар таптык, тәрбиячеләрнең  дә иң-иң яхшылары җыйналган. Без компьютерда   «Пайтон» (соңгы елларда программалаштыруның иң күп кулланылучы теле) ярдәмендә  төрле программалар төзибез. Бу бик кызыклы», ди Назлыгөл.  Саба гимназиясенең  7 сыйныфын тәмамлаган Адель Гатин да биредә  ял итүеннән, заманча технологияләр өйрәнүеннән бик канәгать. «Бирегә өченче ел киләм. Яңа дуслар да табабыз, иске дуслар белән очрашабыз, яңа белемнәр туплыйбыз. Компьютерда  программалаштыру белән моңарчы кызыксынганым юк иде. Укытучыларыбыз әлеге өлкәнең бөтен серләренә төшендерә. Киләчәктә инженер булырга телим», ди Адель. Рәис Миңнеханов укытучылардан, вожатыйлардан техник иҗат юнәлешендә нинди проблемалар барлыгы белән кызыксынды, лагерь тормышын җанландыруда тәкъдим-фикерләр сорады. 

«Татарстанның  Россия буенча  ай-ти  технология лидерлары әзерләүдә  потенциалы бик зур. Әлеге юнәлештәге уку йортлары бик күп.  Шуңа да укучыларны кече яшьтән бу  өлкә белән кызыксындыру мөһим. Безнең өстәмә белем бирү оешмаларының төп бурычы –Татарстанда  ай-ти белгечлеге белән кызыксынучы  абитуриентларның  һәм  әлеге һөнәр ияләренең санын арттыру. Балалар төрле җирләрдән җыйналган  лагерьларда бу юнәлештә эшләү бик отышлы һәм нәтиҗәле. Безнең оешма Татарстанда робототехника буенча 12 Россия чемпионы әзерләде. 2017 елда Бөтендөнья чемпионы әзерләүгә ирештек. Биредә дә бик кызыксынучан, өметле балалар, бигрәк тә кызлар  булуы  куандыра. Укучылар ял итү белән бергә, көн саен  3 сәгать буе программалаштыру серләренә төшенәләр», ди «Робототехника һәм сәнәгать дизайны лабораториясе» оешмасы директоры, Казандагы «It-парк»ның балалар паркы җитәкчесе Артем Зерминов.

 Лагерь ачылышыннан фоторепортаж белән МОНДА БАСЫП таныша аласыз. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев