"Кояшкай" лагере кабат яшь техникларны үзенә җыйды.
Лагерьдә ял итүче егетләр "Программалаштыру" юнәлеше буенча шөгыльләнсә, кызлар исә "Хореография", "Кул эшләре", "Вокал", "Рәсем" юнәлешләрендә үз осталыкларын арттырачаклар. Әлбәттә, укучыларны төрле кызыклы кичәләр, уеннар, спорт ярышлары да көтә. Техник иҗат лагере 25 июньгә кадәр дәвам итәчәк.


Нет комментариев