Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“КОЯШКАЙ“НЫҢ АЙЛЫ КИЧЛӘРЕ

Мәктәп балаларының җәйге ялы башланды. Бу уңайдан башкарма комитет җитәкчесенең мах­­сус карары да кабул ителде.

Шулай ук әти-әниләр дә балаларының каникулны кайда, ничек үткәрәчәкләрен хәл иткән инде. Без аларны Иске Икшермәдә "Кояшкай" сәламәтләндерү лагерын ачу тантанасында да күрдек һәм әңгәмә кордык. Әти-әниләрнең сорауларына өлкән әйдаман Айзилә Мостафина да теләп җавап бирде. “О, әйбәт икән, эштә булгач, өйдә дә аның кадәр кайнар ризык әзерли алмыйбыз”,– диделәр әниләр һәм әбиләр лагерьда туклану режимы белән кызыксынгач...

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Автор фотолары

Укучылар озын каникулда ял итеп кенә ятмыйлар, билгеле.  Алар вакытлыча эшкә дә урнашачаклар. Барысы 735 укучының (14-18 яшьлекләр) оешма-предприятиеләрдә файдалы хезмәттә катнашулары  көтелә.  Мәсәлән, “ТатМит Агро” җәмгыяте – 20, “Сатыш”  филиалы 14 вакансия тәкъдим итә. Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры Данис Габдерахманов аңлатканча, балигъ булмаганнарны эшкә урнаштырганда,  үзәк белән оешма яки предприятие арасында килешү төзелә. Анда укучыларның хезмәтен оештыру һәм аңа түләү мәсьәләләре карала. Табель белән танышканнан соң, үзәк укучының исәп-хисап счетына, оешма түләгән хезмәт хакына өстәп, 1700 сум акча күчерә. 16 яшьтән кечерәк укучылар өчен эш атнасы - 24, 16-18 яшьлек укучылар өчен – 36 сәгать. Балалар кайда, ничек кенә ял итсә дә, эшләсә дә, җәйге каникул хәвеф-хәтәрсез, имин генә узсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев