Күпне күргән аналар
Июльнең беренче көннәрендә 95 һәм 90 яшьлек олы юбилейлары уңаеннан Россия Президенты Владимир Путинның Котлау хатын кабул итеп алган ветераннарыбыз:
Миннефрүз Ибраһим кызы Шәйхетдинова ишле гаиләдә туган. Тимершык мәктәбендә 7сыйныф укыганнан соң 13 яшеннән колхозда эшли башлый. Аннары текстиль заводына эшкә алалар. Көненә 300 грамм ипи биргәннәр. Эшләре авыр, ачлыктан тилмергәч качып кайтырга мәҗбүр булганнар. Аннан кайткач, урман кисәргә дә, тракторда эшләргә, комбайн ярдәмчесе булырга да туры килә. 1947 елда Яңа Мичән егете Фәрхетдин Шәйхетдинов белән гаилә корып, 8 бала тәрбияләп үстерәләр. Ике балалары яшьли вафат була. Миннефрүз апа күп еллар колхозда, аннан мәктәптә җыештыручы булып лаеклы ялга китә. Бүгенге көндә Яңа Мичән авылында кызы Вәсимә гаиләсе тәрбиясендә яши. 24 оныгы, 3 оныкчыгы бар.
Луиза Хәким кызы Яруллина Кызыл Мишә авылында туа. Тимершыкта VII cыйныфны тәмамлаганнан соң тылда кырчылык бригадиры ярдәмчесе булып эшли. 1946 елда Арча педагогия училищесына укырга керә. 1950 елда Тимершык мәктәбенә укытучы булып эшкә кайта. Шул ук вакытта Казан дәүләт университетында югары белем алып, бөтен гомерен мөгаллимлек эшенә багышлый. Лиуза Хәким кызы – авылда югары белемгә ия беренче кеше. 1956 елда авылдашы Мөхәммәт Минһаҗев белән гаилә корып, биш бала тәрбияләп үстерәләр. 1983 елга кадәр балаларга татар теле һәм әдәбияты, тарих фәненнән белем биреп, лаеклы ялга чыга. Бүгенге көндә сигез оныгы, биш оныкчыгы бар. Луиза Хәким кызының хәтере бик яхшы, авылның соңгы 80 еллап тарихын, кешеләрен һәм авыл белән бәйле вакыйгаларны яхшы хәтерли. Туган авылында килене Халидә белән гомер кичерә.
Рәшидә Сәгыйдулла кызы Сәгыйтова Тимершык авылында туган. Сугыш башлангач, ике абыйсы фронтка китә. Рәшидә әнисе, апалары белән колхоз эшенә йөри башлый. 1947 елда Тимершык җидееллык мәктәбен, 1950 елда Саба урта мәктәбен тәмамлый. Оет авылына башлангыч сыйныфлар укытучысы итеп билгелиләр. Белемен педагогика техникумында да арттыра. Юлбат авылы егете Мөхәммәтхан Халиков белән тормыш корып,биш бала тәрбияләп үстерәләр. 1977 елда аны Юлбат авылы башлангыч мәктәбенә мөдир һәм рус теле укытучысы итеп күчерәләр. Ул бик күп җәмәгать эшләре дә башкара: агитколлектив җитәкчесе, хатын-кызлар советы рәисе, колхозның стена газетасы редакторы, 2 чакырылыш Юлбат авыл Советы депутаты булып сайлана. Аңа зур сынаулар кичерергә туры килә: ире, ике улы каты авырып бакыйлыкка күчәләр. Бүгенге көндә Юлбат авылында улы Илнар гаиләсе тәрбиясендә яши.
Дөрлиҗиһан Фәттах кызы Ганиева Сабабаш авылында туып үсә. Яшьтәшләре кебек үк, сугышның бөтен михнәтләрен үз иңнәрендә күтәреп, яшьтән тылда хезмәт куялар. Ире Зәкәрия белән биш бала тәрбияләп үстерәләр. Дөрлиҗиһан апа гомер буе «Октябрь» колхозында эшләп, лаеклы ялга чыга. 1996 елда ире вафат була. 14 оныгы бар. Дөрлиҗиһан Ганиева Байлар Сабасында кызы Диләфрүз гаиләсе тәрбиясендә гомер кичерә.
Сәкинә Ислам кызы Исламова Туктар авылында туган. Туктарда башлангыч белемне алганнан соң алар гаиләләре белән Финляндиягә күчеп китәргә телиләр. Ләкин Ленинград блокадасына эләгү сәбәпле, анда барып җитә алмыйлар. Күп газаплар күреп кире туган якларына кайталар. Килдебәктә мәктәпне тәмамлаганнан соң Сәкинә Исламова Саба пекарнясында эшли башлый. Хезмәт юлын сәүдә системасына багышлап, район кулланучылар җәмгыятендә эшләп, лаеклы ялга чыга. 1956 елда Саба егете Фәсхетдин белән гаилә корып, бер малай, ике кыз тәрбияләп үстерәләр. Бүгенге көндә Сәкинә Ислам кызы булганына куанып, балалры тәрбиясендә Байлар Сабасында гомер итә. Алты оныгы, сигез оныкчыгы бар.
Чыганак: pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев