7 июль 2021 яңалыклары
-
Азрак авырыйлар, күбрәк үләләр
Республика клиник хастаханәсе баш табибы Рафаэль Шәвәлиев: Сабада үлү күрсәткеченең республикадагы уртача статистикадан күбрәк булуы – вакытында табибка күренмәү.
-
Казанда Әлфия Авзалова үзәге ачылды
Үзәктә Татарстанның халык артисты Әлфия Авзалованың сәхнә күлмәкләрен, җырлары язылган пластинкалар, фоторәсемнәрен, аңа тапшырылган дәүләт бүләкләрен күрергә була.
-
Олы Нырты авылында кич утырулар
Олы Нырты мәдәният йорты хезмәткәрләре, китапханәче белән берлектә авылыбызның иң матур җиренә урнашкан – Җәлил урамында "Авылым кичләре" дип аталган кич утыру оештырдылар. Әлеге чарага хәзерге вакытта Түбән Кама шәһәрендә яшәп иҗат итүче Олы Нырты авылы кызы Габбасова Рушания апа кунакка чакырылды. Әлеге кичәдә аның "Күңелемнең тирән серләре" дип аталган шигырьләр китабы авылдашларга тәкъдим ителде. Әлеге җыентыкта авылдашыбызның күңел хисләре шигьри юллар аша язылган.
-
8 июльгә һава торышы
8 июльдә Татарстанда алмашынучан болытлы, явым-төшемнәрсез һава торышы булачак. Төньяктан, төньяк-көнбатыштан талгын җил исәчәк. Төнлә +9.+14˚, көнбатыш районнарда +18˚, көндез +27.+32˚ градус.
-
“Игенче” җәмгыятендә, хуҗалыкның урып–җыюда катнашачак техникаларның әзерлеге буенча тикшерү узды
7нче июль көнне җаваплылыгы чикләнгән “Игенче” җәмгыятендә хуҗалыкның урып–җыюда катнашачак техникаларның әзерлеге буенча тикшерү узды.
-
Җиңел машина йөртүче Казаннан чыгу юлында экскаваторга бәрелеп хастаханәгә эләккән
Авария бүген 9.20 сәгатьтә Казан – Яшел Үзән трассасында булган.
-
Шамил Садыйков: "Басма китаплар һәм журналлар күбрәк укыла башлады"
«Татмедиа» басмалары тиражларын һәм 2021 елның беренче яртыеллыгында басмаларга язылу күләмен арттырдылар, ни өчен холдинг журналлары бердәм экосистемага трансформацияләнә, вендинг автоматларының нәтиҗәлелеге һәм маркетинг мәйданчыкларына чыгу турында «Татар – информ»га холдингның генераль директоры Шамил Садыйков сөйләде.
-
Икенче катын чабалар
Быелгы корылык игенчелектә һәм азык хәзерләүдә авыл хуҗалыгы тармагын кыен хәлдә калдырды. Белгечләр барлык агрочаралар үтәлсә дә, иген уңышы аз буласын искәртәләр.Терлек азыгы хәзерләү дә проблемалы. Бүгенгә район хуҗалыкларында 47439 тонна сенаж салынган. Былтыр бу вакытта әлеге терлек азыгы ике тапкыр (101460 тонна) күбрәк хәзерләнгән. Печән дә азрак (быел 4277 тонна) тупланган.
-
100 балл җыюның бер сере дә юк
Чыгарылыш сыйныф укучыларының төнге йокыларын качырган Бердәм дәүләт имтиханнары артта калды, укучылар кулларына өлгергәнлек аттестатлары алдылар. Районыбызның ике укучысы - Сәләтле балалар мәктәбеннән Рәис Мөхәммәтҗанов һәм Икшермә кадет интернатыннан Зилә Фәрхиева имтиханнарын иң югары нәтиҗәгә тапшырып, аерым фәннәрдән 100әр балл җыюга ирештеләр.
-
Күпне күргән аналар
Июльнең беренче көннәрендә 95 һәм 90 яшьлек олы юбилейлары уңаеннан Россия Президенты Владимир Путинның Котлау хатын кабул итеп алган ветераннарыбыз:
-
Арташ авыл җирлегендә шәхси тракторларга техник карау үткәрелде
Арташ авыл җирлегендә шәхси тракторларга техник карау үткәрелде.
-
"Сәләт-Саба" ял итүче яшүсмерләре "SELET BILER FORUM"да
Хәзерге вакытта "Сәләт-Саба" аланында ял итүче яшүсмерләр Изге Болгар җирендә узучы "SELET BILER FORUM"да. Биләр музей-тыюлыгына «Cәләт»нең җәйге профильле аланнарына сайлап алынган сәләтле балалар һәм талантлы яшьләр җыелды. 5 көн дәвамында алар белем туплаячак, төрле спорт һәм мәдәни чараларда көч сынашачак, ярышларда катнашачак.
-
Җәй – төзелешләр чоры
Хәзер төзелешкә кышкы салкын да киртә түгел, анысы. Шулай да бу эшкә җәй кулайрак. Быел районыбызда максатчан республика программалары кысаларында гына да 30дан артык төзелеш планга кертелгән.
-
«Татмедиа» басмаларының тиражлары ярты ел эчендә 20 процентка арткан
Укучылар арасында республика һәм җирле газета-журналлар зур популярлык казана.
-
Тимершык авыл җирлегендә юлларны төзекләндерү
Тимершык авылының Берёзовая урамына республика программасы нигезендә каты өслекле юл җәю эшләре башкарыла. Эшне ООО “МДСУ-1” Балтач оешмасы башкара.