Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Җәй – төзелешләр чоры

Хәзер төзелешкә кышкы салкын да киртә түгел, анысы. Шулай да бу эшкә җәй кулайрак. Быел районыбызда максатчан республика программалары кысаларында гына да 30дан артык төзелеш планга кертелгән.

Йортлар, социаль-көнкүреш, хуҗалык биналары сафка баса, булганнары төзекләндерелә, яңартыла. Җирле бюджет хисабына ремонт-реконструкция эшләре генә дә 100гә якын объектта алып барыла. Иң зур күләмлесе – Сабада “Авыл территорияләрен комплекслы үстерү программасы нигезендә төзелүче 500 урынга исәпләнгән мәктәп бинасы. Подрядчы оешма –“Ак таш” җәмгыяте мәйданчыкта эшне март аенда башлады. Участок начальнигы Васил Әхмәтов яңа мәктәп нигезенә багышлап корбан чалу йоласы да үткәрде. Явлаштау авылы имам-хатыйбы Галиәхмәт хәзрәт Әкбәров дога кылып, төзелешкә үзенең хәер-фатыйхасын бирде. Изге гамәл белән башланган эш инде күзгә дә күренә. Хәзер ташчылар стенаның икенче катын өя. “Барысы 8 бригада ике сменада иртәнге 8дән – 4кә, 16дан 24кә кадәр эшли. Төзелешкә көне-көне белән 120-130 кеше тартыла. Стенаны өюне август башына тәмамлау планлаштырылган. Шуңа өлгерәчәкбез. Тышлау өчен “юеш фасад” технологиясе кулланылачак”,– ди прораб Дилюс Фәйзерахманов. Эш күләмен туктаусыз укларын йөртеп торган 4 башнялы краннан да чамаларга була. Стена өйгәндә иң күп кулланылган измәне дүрт кубометр сыешлы савытларда ясыйлар. Ташчыларның: “Раствор, давай”,– дип кычкырганы ишетелүгә, Сергей Миронов икенче катка менгерү өчен ике тагарак измәне кран ыргагына эләктереп тә куя. “Мин “Ак таш”та 2нче елымны гына эшлим. Ә төзелештә 6нчы класста укыганнан бирле дияргә була. Сезнең районда күп төзиләр икән, берсенә минем дә өлеш керә”,– дип елмая Чувашстаннан килгән төзүче. Мәктәп киләсе елга файдалануга биреләчәк һәм гимназиядә меңнән арткан укучылар санын киметәчәк. Нигә АЗС янында салалар диючеләрне дә тынычландырасы килә: әгәр иминлек таләпләренә туры килмәсә, төзелешкә проектчылар һич тә рөхсәт бирмәс иде.

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев