Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Шамил Садыйков: "Басма китаплар һәм журналлар күбрәк укыла башлады"

«Татмедиа» басмалары тиражларын һәм 2021 елның беренче яртыеллыгында басмаларга язылу күләмен арттырдылар, ни өчен холдинг журналлары бердәм экосистемага трансформацияләнә, вендинг автоматларының нәтиҗәлелеге һәм маркетинг мәйданчыкларына чыгу турында «Татар – информ»га холдингның генераль директоры Шамил Садыйков сөйләде.

2021 елның икенче яртыеллыгына язылу кампаниясе нәтиҗәләре буенча, «Татмедиа» басмаларының гомуми тиражы 19,6 процентка арткан. Укучылар арасында республика һәм җирле газета һәм журналлар зур популярлык казана. Бу хакта «Татар-информ» журналистлары белән әңгәмәдә «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков хәбәр итте.

Пандемия холдингның матбугат басмалары популярлыгы үсешенә комачаулый алмаган. «Кешеләр укуын дәвам итә һәм басма продукция белән актив кызыксына. Бу интернет һәм социаль челтәрләрне үстерү белән бер үк вакытта бара. Бүгенге көндә „Татмедиа“ интернет-киңлектә күп кенә проектлар булдыра, шул ук вакытта традицион басма матбугатка һәм журналларга карата укучыларыбызның кызыксынуы югары дәрәҗәдә кала», — ди Садыйков.

Медиахолдинг җитәкчесе шулай ук «Татмедиа» басмаларына язылу һәм тиражлар буенча яңа статистиканы атады. Газета һәм журнал тиражлары 20 процентка арткан. Нәкъ менә журналлар зур сикереш ясаган — биредә язылуның ике тапкыр диярлек артуы теркәлгән.

«Яртыеллыкка язылу кампаниясе нәтиҗәләре буенча „Татмедиа“ басмаларына гомуми язылу тиражы 227,6 мең данә тәшкил итте, ә 2020 елның икенче яртыеллыгында ул 190,4 мең данә булган иде. Район һәм шәһәр газеталарына язылу күләме 120,8 мең данә тәшкил итә, республика газеталарына — 33,1 мең данә (2020 елның шушы чорына карата үсеш 11,6 процент). Журналларга язылу 73 мең данәдән артып китте (узган елгы күрсәткечләргә карата 217 процент)», — диде Шамил Садыйков.

Медиахолдинг генераль директоры сүзләренчә, республика җитәкчелеге ярдәме белән бүгенге көндә «Татмедиа» төбәкне үз басмалары белән тулысынча диярлек колачлауга ирешкән. Республиканың һәр кешесе рус, татар, чуваш һәм удмурт телләрендә матбугат басмаларыннан файдалана ала.

«Татмедиа» пандемия чорында интернет-киңлектә сәүдә мәйданчыкларына экспансия башлады. Бу өстәмә рәвештә басмаларның аудиториясен үстерергә һәм басма продукция сатып алуның уңайлылыгын арттырырга мөмкинлек бирә, дип сөйләде «Татар-информ»га медиахолдинг генераль директоры Шамил Садыйков.

«Пандемия безне интернет-сату үсешенә этәрде. Республикада ковидка каршы чикләүләр шартларында онлайн-сәүдәнең көчле үсеше күзәтелә, һәм „Татмедиа“ бу трендта катнаша. Хәзер без маркетплейска актив керәбез: безнең газета-журналларны KazanExpress һәм Яндекс.Маркет мәйданчыкларында сатып алырга мөмкин. Ozon һәм Wildberries белән килешүләр төзү эше бара», — диде Садыйков.

«Татмедиа» өчен сатуларның тагын бер нәтиҗәле каналы — shop.tatmedia.ru үз онлайн-мәйданчыгы булды.

«Бу онлайн-кибет, анда без чыгара торган барлык басмалар да бар. Шулай ук безнең басмаларга өйдән язылырга мөмкинлек бирә торган электрон язылу эшләвен исегезгә төшерәм. Бу адымнар дөньяның теләсә кайсы почмагында „Татмедиа“нең басма продукциясен сатып алырга мөмкинлек бирә», — диде Шамил Садыйков.

Һәр яңа журнал чыккан саен махсус чара үткәрелә. Бәйрәм чарасына күп кеше җыела, басмаларда сатылып бетә икән, тииражлар да арта.

Вендинг белән тәҗрибә дә үзен аклаган, хәзер өстәмә автоматлар сатып алу өстендә эш бара. Хәзер Казанда алар 14 данә исәпләнә, һәм бу челтәр киңәйтеләчәк. "Татмедиа" ның брендланган һәм танылган вендинг автоматлары  метро станцияләрендә, тимер юл вокзалында, аэропортта, шулай ук Федераль сәүдә челтәрләренең берничә мәйданчыгында урнашкан.

Басмаларның танылуы арта, кешеләр визуаль контакт урнаштыралар һәм журнал, газеталарның исемнәрен хәтердә калдыралар. Өстәвенә, вендинг-ваклап сату ноктасына чыгымнар нисбәтендә иң нәтиҗәле төр. Анда ялланган персонал юк, ә автоматларга хезмәт күрсәтү бик тиз һәм махсус проблемаларсыз башкарыла.

Фото: Султан Исхаков

Чыганак: tatar-inform.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев