Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“КҮПТӘННӘН КИРӘК БУЛГАН“

Шөкер, республикабыз Россия­дә барлык яктан да алга киткән төбәкләрдән санала. Шуңа да тормышта ниндидер яңалык кертергә кирәк булса, пилот проектлары өчен Татарстан еш сайлап алына.

“Һөнәри керемгә салым” режимы белән дә шулай булды. Ел башында илнең дүрт төбәгендә, шул исәптән Татарстанда, үзмәшгульлек буенча тәҗрибә эшкә җигелде. Дөрес, башта безгә дә салым түлисе була икән дип, шәхси хуҗалыгында күп итеп мал-туар асраучылар да шиккә төшкән  иде.  Әмма һөнәри керемгә салым түләргә тиешлеләр  категориясенә компьютер программистлары, өйдә чәч алу, тырнак ясау, автомойка, таксист, автосервис хезмәте тәкъдим итүчеләр, тортлар ясап сатып керем алучылар, репетиторлар, няня хезмәтләре, тамадалар, фотографлар һәм башкалар керә булып  чыкты. Яңа проектны икенче  төрле  “намуслылыкка  салым” дияргә дә мөмкин.  Шуңа   күрә  бу  мөмкинлектән беренче  чиратта  гражданлык аңлылыгы нык  үскән  кешеләр файдалана. Гомумән, районыбызда һөнәри салым  түләүче булып теркәлүне  кануннарны ихтирам иткән кешеләр башлады.  Югары Симет авылында яшәүче Илдар Ибраһимов та башкаларга үрнәк күрсәтеп, үзмәшгуль сыйфатында теркәлергә карар иткән. “Салым органнарында теркәлеп эшләсәң – җаның тыныч.  Качып  йөреп булмый. Барыбер  сине эзләп табалар һәм  аннары  тупас итеп  әйткәндә, бөтен салымнарыңны китереп сылыйлар. Бөтенесен берьюлы түләгәнче, әкренләп акча   күчереп баруың яхшырак. Без “Саба” җәмгыяте  системасында төзелештә катнашабыз. Шуңа   күрә  юридик  зат белән эшләүче буларак һөнәри салымны керемнән 6 процент күләмендә түләп барабыз. Бригададагы 4 кешенең барысы да үзмәшгуль булып теркәлгән, дәүләт  алдында йөзләре чис­та, качып эшләмиләр, тынычлап  йоклыйлар”,– ди Илдар Ибраһимов. 

Салым хезмәте белгечләре  аңлатканча, мондый уңайлы һәм җиңел системадан файдаланмыйлар икән, «күләгәдә» калучыларга, ягъни законсыз эшләүчеләргә карата таләпләр артачак. Салым түләүдән яше­ренгән кешеләр белән тикшерү органнары кызыксына, аларны җавапка тарта ала. Ә рәсми рәвештә үзмәшгуль буларак теркәлгән кеше бу  яктан борчылмый, тыныч күңел белән эшли, банктан кредит алганда үз керемнәрен күрсәтә алачак. Кредит дигәннән, шулай ук  «эшмәкәрлеккә ярдәм Фонды» компаниясе аша шәхси эшмәкәрләргә 7,5 процентка кредитлар алу мөмкинлеге дә бар. Үзмәшгульлеккә күчкәннәргә касса аппаратын сатып алу мәҗбүри түгел. Алар еллык хисап  бирүдән дә  азат ителәләр. Закон тарафыннан 10 мең сум күләмендә салым базасын киметү (налоговый вычет) каралган, ул теркәлгәннән соң ук мобиль кушымтада исәпләнәчәк һәм акрынлап салым түләү белән күчереләчәк: әгәр салым 4 процентлы ставка буенча түләнә икән, ул кеременең –1,  6  процентлысы белән хисап кеременең 2 процентын тәшкил итәчәк. Кыс­касы, яңа салым режимының өстенлекләре аз түгел. Шуңа күрә салым түләүнең башка вариантларын сайлаган кешеләр дә  һөнәри  керем  режимына  күчә. Шәмәрдән  бистәсендә яшәүче Ләйлә Галимова 20 елга  якын чәчтараш хезмәте күрсәтә (фото). Салонына олы­лар да яратып йөри, балаларны әти-әниләре  алып  килә. Ни өчен үзмәшгульлек булып теркәлүгә күчтегез ди­гән  сорауга ул: “Мине бу режим канәгатьләндерә, чөнки уңайлырак. Ул миңа салымнарны азрак түләү мөмкинлеге тудырды. Күптәннән кертергә булган әлеге яңа системаны”,– дип җавап бирде. Гомумән,  Саба районы буенча һөнәри керем  салымы  түләүчеләрнең 16 проценты салым режимын   үзгәрткән  кешеләр.   

Бу системага күчүнең бер кыенлыгы да юк.  Мобиль телефонга, компьютерга, смартфон яки планшетка “Минем салым" мобиль кушымтасын алырга һәм салым органында кушымта аша теркәлергә кирәк.

Тулырак мәгълүмат tvoedelo.pro сайтында.

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев