Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

КҮРЕНМӘС ДОШМАНГА КАРШЫ – 3 ЕЛ

26 апрель Радиация фаҗигасе һәм һәлакәте корбаннарын искә алу көне буларак билгеләп үтелә. Без әлеге датаны күпчелек очракта 1986 елда Чернобыль атом электр станциясендәге шартлау белән бәйлибез. Ә 1957 елның 29 сентябрендә дөньяда иң зур атом казаларының берсе – “Маяк” җитештерү берләшмәсендә килеп чыккан фаҗига сирәгрәк искә алына.

Гомумән, әлеге һәлакәт халыктан яшерелә, 1989 елга кадәр хакимият бер сүз дәшми, рәсми белдерү ясамый. Бары 1989 елда гына СССРның Югары Советы утырышында 32 ел элек фаҗига булганы әйтелә. Шулай итеп, Чернобыльгә кадәр СССРның радиация нәтиҗәләрен бетерү тәҗрибәсе була инде. 1957 елда меңнәрчә кеше казадан килгән зыянны бетерү эшенә җигелә. Безнең районнан да ул елларда армиягә алынган солдатлар Чиләбе җирендә тудырылган ясалма тәмугка эләгә. Шуларның берсе – Олы Шыңар авылында яшәүче Әдһәм абый Ахун­җановны хәрби хезмәткә шартлаудан соң өч ай узгач алалар. Һәм аңа радиациягә дучар булган объектны чистартуда катнашырга язган булып чыга. “Без Олы Шыңардан Гыйльметдин Сафин белән икәү идек. Бер үк ротада хезмәт иттек. Өч ел бергә булдык. Хәрби ант биргәннән соң, эшкә чыктык. Биш минуттан артык эшләргә ярамый торган нурланышлы урыннар бар иде. Нәрсә икәнен дә әйтмәделәр. Радиоактив калдыклар тутырылган 80 тонналы цистерна шартлаганын соңыннан гына белдек. Зарарланган зонага кергәндә өс киемнәрен алыштырып, авыз-борынга респиратор киябез. Биш минутта калдыкларны себереп өяргә генә өлгерәсең, аны икенче партия кереп алып чыга. Душ аша үтәсе. Киенгәнче ниндидер аппарат алдына бастырып тикшерәләр иде. Зарарлы пычрак күп эләккән урынны күрсәтеп кызыл лампочка яна икән, кабат юынасың. Пычрак дигәч тә, ул күренеп тормый. Шулай итеп, күзгә күренмәс дошман белән сугышып, радиация алган кеше мин”,– дип сөйләде Әдһәм абый. Солдат срогы тулгач, аңа 25 ел кайда булганлыгы турында беркемгә дә сөйләмәскә кушып, әллә ничә җиргә имза куйдырталар. Әдһәм абый хәрби серне саклый, бераз кәефләнгән чакларында да теле ачылмый. Кайда хезмәт иткәнлеге турында хатыны да, төпченүчән балалары да берни белми. Гыйльметдин белән генә кайчак эч бушатышалар. Солдат дусты 2009 елда ук гүр иясе булган. “Без Саба районыннан “Маяк”та булганнар уннан артык идек. Хәзер инде Олы Ныртыдан Янбәк Имамиев, Мишәбаштан Нәгыймулла Рәхимуллин, Чәбки-Са­бадан Мирхәт Мансуров һәм мин – 4 кенә калдык. Алар белән сөй­лә­шеп, хәл-әхвәлләрне белешеп то­рабыз”,– диде Әдһәм абый һәм үз­ләрен чернобыльчеләр белән бик үк тигез күреп бетермәүләренә зарланып та алды. Җор теллелеге аңа авыр мизгелләрдә сынмаска ярдәм иткәндер дә. Инде Мәсгүдә апа белән гаилә корганнарына да 55 ел һәм 5 оныклары, бер оныкчыклары бар. Әдһәм абыйның урын өстендәге бертуган апасын тәрбиялиләр. Ул үзе шуны гына тели: миллионлаган кешеләрнең тормышын үзгәрткән фаҗигаләр кабатланмасын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев