Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Кукуруз гибридлары – мул уңышка юл

Бу хакта белгечләр “ПМК” җәмгыяте җирендә узган семинарда сөйләштеләр.

Агымдагы  атнада Сабай авылы  янындагы “ПМК” җәмгыяте басуында район шартларында кукуруз үстерүнең алдынгы технологияләренә багышланган семинар-киңәшмә булды.

“Сингента” компаниясе вә­килләре Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, “Казан Агрохимсервис” җәмгыяте белгечләре катнашында үткәр­гән чарада  район башлыгы Рәис Миңнеханов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Гафур Хәсәншин, республика районнарыннан агрономнар, җитәкчеләр катнашты.

Мәгълүм булганча, “ПМК” җәмгыяте 630 гектар җирне арендага алып, быел яз беренче тапкыр кукурузның уникаль гибридларын чәчтергән иде. Инде көз, димәк, уңышны санар, кайбер нәтиҗәләр ясар  вакыт җитте. “Сезне без­нең кырларда күрүебезгә бик шатбыз. Бу – безнең дебют, беренче тапкыр кукуруз үстереп карадык. Инде хез­мә­те­безгә бәя бирә аласыз. Беренче чиратта безне шушы эшкә алынырга рухландырган “Актаныш” агрофирмасы ди­ректоры Рамил Фирдусовичка зур рәхмәт әйтәсе килә. Максатка ирешүдә куелган ты­рышлыкның 99 проценты аның консультациясе”,– диде җәм­гы­­ять директоры Константин Ма­ко­веев.

 

Семинарда катнашучылар де­­монстрацион кукуруз кырын ка­­радылар һәм мөһим мәсьә­лә­ләр буенча фикер алыш­тылар. Тех­ник культураны үстерүдә 9 ел тәҗрибәсе булган “Сингента” компаниясе вәкиле Ленар Шә­рифуллин әйтүенчә, өметләр нигездә ак­­лана. Бу хакта 3 метрга ка­дәр биеклеккә җиткән кукуруз рәт­ләре, 200-300 граммлы чә­кән­нәр сөйли иде. “Хуҗалык сөт мул җитештерергә тели икән, беренче чиратта терлек азыгы булып кукуруз тора. Биредә агрофирма техноло­гиясе буенча “Талисман”, “Абе­лардо”, “Телиас”, “Ротанго”, “Ин­виктус” гибридлары игел­де.

 

Уңышны әле искиткеч ди­мәс идем. Чөнки җирнең элгәрен, туфракны белмәдек. Шулай да бер гектарга 85 мең бөртек күмдерелү (күпчелек хуҗалыклар 70-75 меңне кер­тә), технологияләрнең үтә­лүе нә­тиҗәсендә масса күп чыга. Аерым участоклар гектарыннан 800 центнерга кадәр уңыш бирде. Моңа күп кеше ышан­мый да. Күрсәтелгән гибридларда крахмал 27-35 процентка кадәр җитә, анализлар шуны күрсәтә. Генетикалары югары булганлыктан, чәчәк атканда серкәләр югары температурга түзә, куелануга тотрыклы, шулай ук аш­ламаларны җиңел кабул итә”,– диде орлык сату буенча менеджер.

 

Кукуруз басуын авыл ху­җа­лыгы җирләренә спутник аша мониторинг ясаучы Cropwise программасына да керткәннәр. Әлеге мобиль кушымта уңыш­ны җыйнарга  кирәклеген 5 көнгә кадәр алдан әйтә, чә­чү­­лекләрнең торышын да конт­роль­дә тота.

Компания вәкилләре шулай ук утыртудан башлап, җыеп алганчыга кадәр кулланырга тиешле агротехник чаралар белән җентекләп таныштырдылар, семинарда катнашучыларның сорауларына да җавап бирделәр. Уңыш чыгышы мәсьәләсендә киңәшмәне алып барган Дмит­рий Надеждин белән, кечерәк зурлыктагы чәкәнне, бер кукурузны үлчәттереп, бәхәскә ке­рүчеләр дә булды.

 

Семинар “Игенче” җәмгыятенең кукурузның 19 гибриды чәчелгән 5 гектарлы тәҗрибә кырында дәвам итте.

 

Гафур  хӘсӘншинрайон  авыл хуҗалыгы һәм  азык-төлек  идарәсе  начальнигы:

Кукуруз – терлекләр өчен сөт җитештерүдә төп азык культурасы. Соңгы елларда районда аның мәйданнары  арта  бара.  Без кукурузны  игү технологияләрен яхшыртуга зур игътибар бирәбез,  уңышны бөртекне тулысынча өлгертеп җыеп алуны бурыч итеп  куябыз. Шул  чагында  составындагы крахмалы да, туклыклылыгы да,  энергиясе дә  югарырак була.  Кама алды зонасының төньяк  районнарында кояшлы көннәр, актив температуралар суммасы белән бәйле рәвештә кукуруз игү мөмкинлекләре күпмедер  чикләнгән. Гибридларны  ФАО квалификациясе буенча  сайлап  алырга туры килә. ФАО 200дән артып  китсә, аның чәкәне өлгерми, бөртек тә җитешми. Силоска  гына бара. Соңгы елда терлек  азыгы җитмәүне исәпкә алып, кукуруз 7 меңгә якын  гектарда игелә һәм алардан ел ярымлык силос запасы тупларга планлаштырабыз. Бөртекне  сыттырып, төрле  вариантларда,  консервантлар белән әзерләү мөмкинлеге дә бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев