Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Кукуруз уңса, сөт мул булыр

Өлкәннәрнең, язгы чәчүне 1 майга төгәлләгән еллар була иде, дип әйткәнен еш ишеткән бар. Быел да аграрийлар шуңа өметләнде.

Әмма болай да аз  яуган  кар тиз эреп бетсә дә, яз сузылды. “Тырмага иртә керешелсә дә, көннәр  салкынайтып җир өлгермәде, астан дымланып  ятты. Әле дә  сызма культуралар өчен туфрак эшкәрткәндә, кантарлар күп чыга. Шулай да агрегатлар көчле булу сәбәпле, кыр эшләрен кызу темпларда  алып бара  алдык. Бөртекле  культуралар 95 процент мәйданда чәчелде. Эш төгәлләнү  алдында тора”,– диде район авыл хуҗалыгы  һәм  азык-төлек идарәсенең җи­тештерү-маркетинг бүлеге  консультанты Ринат Нигъмәтҗанов быелгы  язның  үзенчәлегенә тукталып.

Күп хуҗалыкларда бөртеклеләр чәчүне кыска вакыт эчендә тә­мамлап та куйганнар. Хәзер уҗым­нарны тәрбияләү - тырмалау, чүп үләннәренә, корткычлар­га каршы эшкәртү бара. Һәм барлык хуҗалыклар да мөһим эшләрнең берсе – кукуруз чәчүгә керешкәннәр. Әлеге культурага караш уӊай. Киңәшмәләрдә кукурузның төп терлек азыгы булуына, безнең табигать шартларында иң күп уңыш бирүенә еш басым ясала. Бер килограмм кукуруз ашлыгы ике-өч кило арпа онын алыштыра, ди белгечләр. Туклыклылыгы ягыннан гына түгел,  малның сәламәтлеге өчен дә файдалы. Шуңа күрә хуҗалыкларда кукуруздан югары уңыш алырга, мөмкинлекләрдән тулаем файдаланырга тырышалар. Яңа техника куллануга өстенлек бирелә. Мисалга, “Юлбат” хуҗалыгының Мәртен бүлекчәсендә Илнар Җиһаншин (фотода) 185 гектарлы мәйданда кукурузны туфракка “Gaspardo” чәчү комплексы белән кертә иде. Эшкә иртәнге сәгать 3тән керешкән. “Gaspardo”ны “КамАЗ Т-215” тракторына беренче тагуы булса да, тиз тәҗрибә туплаган. “Бик уңайлы комплекс. Берәр  сошниктан орлык төшми башласа, кабинадагы  монитордан  шунда ук күренә. Бер метр арага төгәл 5 орлык кертә, ялгыштырмый”,– ди механизатор. Эшенең  сыйфатын  Ринат Нигъмәтҗанов белән бригада агрономы Нәфыйкь Нуриәхмәтов туфракны актарып, рулетка сузып тикшерделәр. Чыннан да, ювелир төгәллегенә ирешелә, орлык туфракның дымлы  катламына салынган. Агроном әйткәнчә, элекке агрегатлар белән чагыштырганда ике тапкыр югарырак тизлектә йөрүче “Gaspardo” сынауны уңышлы узган. Комплекс 7 сәгать 40 минутка 61 гектарда эш башкарган. Икенче сменада (12дән) Илнарны Илгиз Хаҗиев алыштыра. Алар эшләгән басудан көзгә 250 центнердан күбрәк уңыш алырга исәп тоталар. Илнар Җиһаншин эшләгән басудан  чыгышлый, кукуруз игеләчәк 178 гектарлы участокны чүп үләннәренә каршы тырмалаучы тракторчы Руслан Нәҗипов янына да тукталдык. “Күрсәткечләр белән таныштыралармы? Ашарга вакытында чыгаралармы?” – дип кызыксынды АПК хезмәтчәннәре профсоюзының район  комитеты рәисе Гөлназ Нигъмәтҗанова. “Тәртип. Зарланыр  урын юк”,– диде стажлы механизатор. Гомумән, хуҗалыкта кукуруз игү технологиясе  төгәл саклана.

Әлеге культураны районда бөртеккә үстерү өчен чәчү планы (800 га.) 100 процентка үтәлгән. Кукурузны силоска алу  өчен тагын 2835 гектарда (план 4835 га.) эш башкарасы  бар.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев