Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Куркыныч чир чигенергә ашыкмый

Үзизоляция режимыннан чыктык дип җиңел суласак та, коронавирус әлегә чигенергә уйламый. Ул безнең белән янәшә йөри. Шуны истә тотып, район үзәк хастаханәсе белгечләре райондашларыбызны әлегә коронавирустан саклану чараларын катгый үтәргә, битлек режимын төгәл сакларга чакыра.

"Халыкта коронавирус инфекциясенә карата иркенәю, куркыныч ки­меде дип ялгышу кү­зәтелә. Әлегә нәти­җә­ләр чыгарырга, сак­ла­­ну чараларыннан баш тартырга иртәрәк. Олы яшьтәге кешеләр ара­сында СОVID-19ның, аеруча вируслы пнев­мо­ния­нең арту очрак­лары күзәтелә. Шу­ңа күрә 65 яшьтән уз­ганнарга халык күп җыйналган урыннарга йө­рүдән тыелып то­рыр­га, мөмкин ка­дәр аралашуны ки­ме­­тергә, читтән кайт­кан туганнар бе­лән­ дә саграк бу­лыр­­­га кирәклеген ис­­­кәр­тәбез" , – ди район үзәк ­хастаханәсе баш та­бибы урынбасары Гөл­­наз Гарифуллина. Мәгъ­­лүматлардан кү­рен­­гәнчә, ел башыннан алып үпкә ялкынсынуы белән 285 кеше ятып дәваланган, амбулатор рәвештә дәва алган 144 кешенең 75е бүгенге көндә дә пневмония бе­лән авырый, 25 кеше савыгуын стационарда дәвам итә. Табиблар әйтүенчә, ОРВИ, грипп­тан саклануның бер­дәнбер ышанычлы юлы – вакцина ясату. Бү­генге көндә район үзәк хастаханәсендә грипп­ка каршы вакцина бе­ренче чиратта авыру йоктыру куркынычы зур булган төркемгә кер­гәннәргә, 60 яшь­тән узганнарга һәм ба­лаларга ясау карал­ган. Грипп сезоны (де­­кабрь-февраль) ки­­­леп җиткәнче вак­­­ци­на­ ясатырга ашы­гыр­га кирәк. Гөлназ Гарифуллина әйтүенчә, быел район халкының 60 процентына, риск­ төркеменә ке­рү­­челәрнең 75, ба­лаларның 70 про­цен­тына прививка ясау план­лаштырыла. Вак­ци­на составындагы им­муномодуляторлар ке­шенең авыруга каршы торучанлылыгын арт­тыра. Бу исә ОРВИдан да саклый һәм пневмония белән авыру куркы­нычын да киметә. Бы­ел гриппның нинди формада узачагын бел­гечләр дә төгәл генә әйтә алмый. СОVID-19 әлегә тулысынча өй­рә­нелеп бетмәгән вирус. Шуңа да грипп коронавирус белән катыш булган очракта бу инфекцияләрне ае­руны тагын да катлау­ландыра.

Шулай ук сентябрь ахы­рында вируслы пнев­мония (пневмокок) ин­фекциясенә каршы өс­тәмә вакцина кайтуы көтелә. Ул беренче чи­ратта 5 яшькә кадәрге балаларга һәм 60 яшь­тән өлкән төрле хроник чирләр белән авыручыларга (шикәр диабеты, йөрәк-кан та­мырлары авырулары, хроник үпкә ялкын­сынуы) ясалачак. Шу­лай ук пневмониягә каршы вакцина яса­тырга теләп район үзәк хастаханәсенә мө­рәҗәгать иткән калган бөтен төр гражданнарга түләүле вакциналар заявка нигезендә кай­та­рылачак.

«Әгәр кеше үзендә ОРВИның беренче симп­томнарын (хәлсез­ләнү, борыннан, күз­дән яшь агу, төчкерү, температура булу, та­мак авырту) сизә икән, үзлектән дәвалану яра­мый. Бу исә чирнең тагын да азуына гына китерә. Үзеңдә авыру билгеләре күзәтелгәндә ки­чек­мәстән район үзәк хас­таханәсе регис­т­ратурасына (2-35-40, 2-38-40, 3-22-03, 3-25-46) һәм авылларда яшәү­челәрнең фельдшерга хәбәр итүләре сорала. Бу очракта табиб күрсәтмәсе нигезендә дәвалану башлана, әгәр 2-3 көннән дә ал­га китеш булмаса, та­биб өйгә килеп диаг­ностика үткәрә. Авы­руларга 15.00 сәгать соң «Ашыгыч яр­дәм» бүлегенә шалты­ратырга киңәш ителә. Һәркайсыбыз үзенә һәм якыннарына карата игъ­тибарлы булып, саклану чараларына җа­ваплы караса иде. Районыбызда ко­ро­навируска бәйле ста­тистика уңай якка үзгәреш алгач, мат­бугат аша хәбәр ите­ләчәк», - ди Гөлназ Гарифуллина.

Район үзәк хастаханәсеннән кичәге көнгә алынган мәгълүматларга караганда районыбызда коронавирус инфекциясе расланган 28 авыручы исәпләнә, ел башыннан СОVID-19 белән 177 кеше авыртты, 145 кеше терелде, 1 кеше үлде.

Фото: татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев