16 сентябрь 2020 яңалыклары
-
Декреттагы әниләр өчен өстәмә белем бирү проекты хупланды
Бу хактагы закон бүген кабул ителде.
-
17 сентябрьдә һава температурасы 13-15 градус җылы булачак
Төнлә урыны белән бераз яңгыр явачак.
-
Саба балыкчылары кабат Чулманда
Саба балыкчыларының Чулманга барып ярышулары – инде традиция. Бары спонсорлар гына үзгәрергә мөмкин. Быел ярышларны Сабаның танылган балыкчысы Хәмит Фәләхов истәлегенә оныклары (Радик Ибраһимов, Руслан Фәләхов, Марат һәм Айнур Ханәфиевлар, Альфред һәм Фәрит Гасыймовлар, кияүләре Әмир Корбанов) үткәрде. Расил Вәлимөхәммәтов, Алмаз Мөбарәков, Илгиз Насыйбуллин, Фәнил Сираҗиев, Фәүзия Гасыймова спонсорлар булдылар. Бәйге Хәмит Фәттах улының вафатына 20 ел булган көнгә туры китерелде.
-
Чыганакларга сәяхәт
Татарстан Республикасының туризм буенча дәүләт комитеты “Чыганакларга сәяхәт” XI республика конкурсы игълан итте. Ул Татарстанда эчке һәм чит ил туризмын үстерергә әзер булган балалар һәм яшьләр аудиториясенә.
-
АО «Транснефть – Прикамье» завершило гидроиспытания строящегося резервуара на ЛПДС «Пермь»
В АО «Транснефть – Прикамье» завершились гидравлические испытания резервуара для хранения нефти, строительство которого ведется на линейной производственной диспетчерской станции (ЛПДС) «Пермь» в Пермском районном нефтепроводном управлении.
-
Консультация – предупреждение об интенсивности метеорологических явлений на территории Республики Татарстан
Уважаемые граждане! От ФГБУ «Управление по гидрометеорологии и мониторингу окружающей среды Республики Татарстан» поступила: Консультация – предупреждение об интенсивности метеорологических явлений с 22 час. 16 сентября до 06 час. 17 сентября 2020 г. Ночью 17 сентября 2020 г. на территории Республики Татарстан местами сохранится сильный ветер порывами 15-18 м/с (и в Казани), в отдельных районах на почве возможны слабые заморозки -0˚.
-
Сугыш газабын онытмаган
Сентябрь ае Сабабаш авылында яшәүче Минзифа Гыймран кызы Гайфуллина өчен олы юбилее - 95 яшь тулуы белән истәлекле. Кызыл Мишә авылында туып-үскән кызны 16 яшьтә окоп казырга җибәрәләр. Иптәшләре белән салкын клубларда кунуларын бүген дә сыкранып искә ала ул. Урман кисү, вагон төяү кебек авыр эшләрне дә башкарырга туры килә. Әнисе авыру булу сәбәпле, аны еракка окоп казырга җибәрми калалар, 1945 елда фермага эшкә килеп, үгезләр карый.
-
Татарстанлылар аграрийларның көндәлек мәшәкатьләре турындагы АГРОВИДЕНИЕ реалити-шоуда катнаша алалар
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, 17 сентябрьдә 18:00 сәгатьтә туры эфирда АГРОВИДЕНИЕ CNHI 2020 онлайн-шоу ачылачак.
-
«Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең суперфиналының икенче тур нәтиҗәләре
15 сентябрь КФУның «УНИКС» мәдәни-спорт комплексында һәм А. С. Пушкин исемендәге мәдәният үзәгендә «Созвездие-Йолдызлык» республика яшьләр телевизион фестиваленең суперфиналының икенче туры үтте. Бу көнне Саба балалар сәнгать мәктәбеннән суперфиналның беренче сайлап алу турында җиңеп, барлыгы 70 укучы чыгыш ясады.
-
Куркыныч чир чигенергә ашыкмый
Үзизоляция режимыннан чыктык дип җиңел суласак та, коронавирус әлегә чигенергә уйламый. Ул безнең белән янәшә йөри. Шуны истә тотып, район үзәк хастаханәсе белгечләре райондашларыбызны әлегә коронавирустан саклану чараларын катгый үтәргә, битлек режимын төгәл сакларга чакыра.
-
1905 елда чыга башлаган «Нур» татар газетасы тарихы турында видео төшергәннәр
«Нур» татар газетасы Россиядә беренче тапкыр 1905 елның 2 (15) сентябрендә Санкт-Петербургта чыга һәм 1914 елның 22 июненә кадәр нәшер ителә.
-
Саба джипон элемтәгә күчә
Яңа технологияләргә нигезләнгән пилот проектларын тормышка ашыру территориясенә әйләнгән районыбызда тагын бер программага старт бирелде. Инде эш башланды да. Аның нинди проект икәнлеген Сабада яшәүчеләр үз күзләре белән күрә. Кайберәүләр махсус эш киемнәренә “Связь” дип язылган кешеләрнең багана башларына нинди тартмачыклар урнаштырулары белән яннарына килеп тә кызыксына. Әлеге сорауга ачыклык кертү йөзеннән Саба электр элемтәсе узелы начальнигы Алмаз Галиевка мөрәҗәгать иттек.
-
“Татарстан варислар берлегенең” туган көне
15 нче сентябрь “Татарстан варислар берлегенең” туган көне. Килдебәк урта мәктәбендә бу уңайдан тантаналы шартларда 2 сыйныф укучыларын “Эзтабарлар” , ә 5 сыйныф укучыларын “Варислар" сафына кабул иттеләр. Педагог организаторыбыз Хуснутдинова Г.Г. һәм вожатыйларыбыз - 5 нче сыйныф укучылары Мавлитова Динә һәм Мавлетова Руфинә аларны яшь эзтабарлар һәм варисларның законнары, символлары һәм атрибутикалары белән таныштырдылар. Бәйрәм Татарстан Варислары Берлеге гимнын башкару һәм яшь варисларга һәм эзтабарларга галстукларны бәйләү белән тәмамланды.
-
Covid-19 авыруыннан терелүчеләр тагын 90 көн тирә-юньдәгеләр өчен куркыныч тудыра ала
Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте мәгълүматлары буенча, вирионнарның актив булу куркынычы шактый зур.
-
Күпбалалы мәгариф учреждениесе хезмәткәрләренә - планшетлар
Татарстан Республикасы Дәүләт Советының «Мәрхәмәт - Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе «Игелек кыл» (Твори добро») хәйрия акциясенең өченче этабы кысаларында муниципаль берәмлекләрнең биш һәм аннан күбрәк балалар тәрбияләүче мәгариф учреждениесе хезмәткәрләрен планшетлар белән бүләкләде. Әлеге бүләккә районыбыздан биш бала тәрбияләүче Килдебәк авылыннан Хәлимовлар, Иләбәрдән Нургалиевлар лаек булды. Видеорежимда узган конференциядә күпбалалы гаиләләрне «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе җитәкчесе Татьяна Ларионова тәбрикләде.