Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Саба джипон элемтәгә күчә

Яңа технологияләргә нигезләнгән пилот проектларын тормышка ашыру территориясенә әйләнгән районыбызда тагын бер программага старт бирелде. Инде эш башланды да. Аның нинди проект икәнлеген Сабада яшәүчеләр үз күзләре белән күрә. Кайберәүләр махсус эш киемнәренә “Связь” дип язылган кешеләрнең багана башларына нинди тартмачыклар урнаштырулары белән яннарына килеп тә кызыксына. Әлеге сорауга ачыклык кертү йөзеннән Саба электр элемтәсе узелы начальнигы Алмаз Галиевка мөрәҗәгать иттек.

undefined

– “Җирле линияләрне модернизацияләү” дип атал­­­ган пилот проекты рес­пуб­­ликаның авыл район­нары арасында, чыннан да, Сабада башланды. Без Сабада, Шәмәрдәндә һәм Лесхозда бакыр элемтә чы­быкларын GPON тех­нологиясе буенча оптик җепселле кабельгә алыш­тыруны быел ук төгәлләргә тиеш. Шул максаттан элем­тәчеләр Сабада багана баш­ларына оптик бүлгеч шкаф­лары урнаштыра. Алардан 4-8 абонентка изернет сигналлар җибәреп бу­лачак. Нәтиҗәдә Таттеле­ком хезмәтеннән файда­ла­ну­чылар кабельле теле­видение каналларын да (160ка якын) карый ала­чак һәм интернетның тиз­леге 500 Мбит секундка кадәр артачак. Бу, әйтик, 7 гегабайтлы видеоны ком­пьютерга күчерү өчен 5 минут вакыт җитәчәк дигән сүз. Хәзер бакыр чыбык аша бер генә телевизорны модемга тоташтырып булса, йортта ничә телевизор бар барысыннан да кабельле яисә IP телевидение ка­рау мөмкинлеге туа. Ди­мәк, IP телевидение дә бер­кая да китми, або­нент цифрлынымы яки ка­бель­ленеме (яки икесен дә) – кайсын карыйсы ки­лә, үзе сайлый. GPON технологиясенә күчү өчен йорт­ларга махсус терминал һәм аның янына вай-фай модуле бушка куелачак. Иң мөһиме, абонент түләүләре шактыйга кимиячәк.

– Алмаз Тәбрисович, яңа тех­нологиягә кешеләр үз­лә­ре теләп күчәчәкме?

– Прогресс бер урында тормый. Моны заман таләп итә. Иртәме-соңмы бакыр чыбыклар буенча килүче элемәгә хезмәт күрсәтү тук­татылачак.

Сабада 320 абонент GPON технологиясенә күчкән ин­де. Кулланучылар әле­ге хез­мәттән суперканә­гать­лек белдерә.

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев