Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Саба балыкчылары кабат Чулманда

Саба балыкчыларының Чулманга барып ярышу­лары – инде традиция. Бары спонсорлар гына үзгәрергә мөмкин. Бы­ел ярышларны Сабаның танылган балыкчысы Хәмит Фәләхов истәле­генә оныклары (Радик Иб­раһимов, Руслан Фәләхов, Марат һәм Айнур Ханәфиевлар, Альф­ред һәм Фәрит Га­сый­мовлар, кияүләре Әмир Корбанов) үткәрде. Расил Вәлимөхәммәтов, Алмаз Мөбарәков, Ил­гиз Насыйбуллин, Фә­нил Сираҗиев, Фәүзия Га­сый­мова спонсорлар булдылар. Бәйге Хә­мит Фәттах улының вафатына 20 ел булган көнгә туры китерелде.

undefined

Фотода Илнар Сөнгатуллин (сулда) һәм Сергей Васильев

Һава торышы бик шәп иде, гомумән, 13 сен­тябрь җәйнең иң соңгы матур көне булып калды. Ярышларда кат­на­шу­чылар Чулман елгасында 30лап көймә генә санадылар, димәк, кармак салучылар та­гын да күбрәк иде. Күп ярышларны оештыручы Хәниф Тимербаевның социаль челтәрнең ба­лыкчылар төркемен гел җанландырып то­руы эзсез калмаган, ди­мәк. Араларында иң осталар 8 сәгатьтән соң ачыкланды. Ба­лык­ны иң күп тоту­чы булып Илнар Сөн­гатуллин танылды. Зәбир Закиров белән Айдар Хәсәнов та ки­мен куймады. Иң зур балыкны Сергей Ва­сильев тотты (5,5 кило). Альфред Га­сый­мов каптырган чур­тан аныкыннан 3 ки­лога җиңелрәк иде. Өченче урын Ил­һам Ха­җиәхмәтовка би­релде (1,45 кило). Иң зур су­дакны (900 грамм) Ра­мил Әхтәмов, ала­буганың шәбен Марат Мостафин эләктерде. Марат Мостафин Чул­манга энесе Ирекне дә алып килгән иде. Ул иң яшь балыкчы булып танылды. Иң өлкән балыкчы исемен Хәниф Хөсәенов алды.

Гомумән, ярышлардан һәм спонсорлар әзер­ләгән кыйммәтле приз­лар­дан барысы да ка­нәгать калды, беренче тапкыр катнашучылар Чулман буеның ма­тур табигате белән ту­ганлашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев