16 сентябрь 2020 яңалыклары
-
20 ел эчендә Татарстанда авылда яшәүчеләр саны 100 мең кешегә кимегән
Авыл халкы саны 10 процентка кимегән, ә кимүчеләрнең 80 проценты – яшьләр.
-
"Явлаштау Сәрдә арасы-ерак түгел барасы" дип исемләнгән туристик маршрут
15 сентябрь көнне "Ямьле Саба" проекты кысаларында Шекше һәм Явлаштау авыл китапханәчеләре, Явлаштау авыл мәдәният йорты һәм Сәрдә авыл клуб мөдирләре "Явлаштау Сәрдә арасы-ерак түгел барасы" дип исемләнгән туристик маршрут оештырдылар. Сәрдә авылы белән тыгыз элемтәдә яшәгән Явлаштау авыл халкы. Кыз бирешкән, малай өйләндереп туганлашкан. Йөргән юллары да Сәрдә аркылы булган Явлаштаулыларның. Шуңа күрә Сәрдә авылының тарихы, андагы яңалыклар белән танышу максатыннан, "Ак калфак" берләшмәсенә йөрүче ханымнар Сәрдә авылына юл тоттылар.
-
Арташ авыл җирлегенең Язлы Арташ авылында урнашкан Якупов Ясәвинең хуҗалыгын күрми үтү мөмкин түгел
Фоторепортаж.
-
«Saba Вalahoner» яңа балаларга ишекләрен ача
2020 елның 15 сентябрендә «Saba Вalahoner» муниципаль программасын тормышка ашыру кысаларында 2 нче номерлы «Әллүки» балалар бакчасына йөрүчеләр банкир, телевидение журналисты, ветеринария һәм эколог кебек төрле һөнәрләр үзләштерә башладылар. Программада катнашучыларга Балалар Иҗат үзәгендә паспортлар, "Ак Барс банк"банкында купюралар (барслар) тапшырылды. Алар "Ак Барс Банк" ААҖ, "Саба дулкыннары" ТРК, "Ветстанция" һәм "ТКХ"КППда беренче тәҗрибә һәм күнекмәләр алдылар.