Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

"Явлаштау Сәрдә арасы-ерак түгел барасы" дип исемләнгән туристик маршрут

15 сентябрь көнне "Ямьле Саба" проекты кысаларында Шекше һәм Явлаштау авыл китапханәчеләре, Явлаштау авыл мәдәният йорты һәм Сәрдә авыл клуб мөдирләре "Явлаштау Сәрдә арасы-ерак түгел барасы" дип исемләнгән туристик маршрут оештырдылар. Сәрдә авылы белән тыгыз элемтәдә яшәгән Явлаштау авыл халкы. Кыз бирешкән, малай өйләндереп туганлашкан. Йөргән юллары да Сәрдә аркылы булган Явлаштаулыларның. Шуңа күрә Сәрдә авылының тарихы, андагы яңалыклар белән танышу максатыннан, "Ак калфак" берләшмәсенә йөрүче ханымнар Сәрдә авылына юл тоттылар.

Сәрдә авыл клуб мөдире Ибатуллин Рузил, Шекше авыл китапханәчесе Ибатуллина Ландыш, кунакларны каршылап, авылның тарихы ,бүгенгесе белән таныштырып бардылар. Чишмә буенда Илмира апа Гыймаеваның һәм башка шагыйрьләрнең шигырьләре белән таныштык. Рәис абый Дәүләтшинның музеенда булдык. Кайнар коймак һәм самавыр чәе белән сыйландык. "Ак калфак" берләшмәсенә йөрүче апалар рәхмәт йөзеннән үзләре чиккән кулъяулык һәм алъяпкыч бүләк иттеләр, оештыручыларга рәхмәтләрен җиткерделәр, эшләрендә уңышлар теләделәр.

Фото: saby.tatarstan.ru

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев