Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

17 сентябрьдә һава температурасы 13-15 градус җылы булачак

Төнлә урыны белән бераз яңгыр явачак.

17-нче сентябрьдә Казанда алмашынучан болытлы һава фаразлана, төнлә урыны белән бераз яңгыр явачак, көндез күбесенчә явым-төшемсез булачак. Җил төньяк-көнбатыштан, көнбатыштан уртача тизлектә, төнлә урыны белән көчәйгәндә, тизлеге секундына15-18 метрга кадәр җитә. Пәнҗешәмбе төнлә 5-7 градус җылы, түбән урыннарда 3-5 градус җылы, көндез 13-15 градус җылы булачак.

Гомумән алганда, республикада шулай ук алмашынучан болытлы һава көтелә, төнлә урыны белән бераз яңгыр явачак, көндез күбесенчә явым-төшемсез. Җил төньяк-көнбатыштан, көнбатыштан уртача тизлектә, төнлә урыны белән көчәйгәндә, тизлеге секундына15-18 метрга кадәр җитә. Төнге сәгатьләрдә һава температурасы +2-дән +7 градус аралыгында тирбәлә, республиканың аерым районнарында туфракта 0 градуска кадәр кырау төшүе ихтимал, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе. 17-нче сентябрь көндез Татарстан Республикасында термометр баганалары +12-17 градуска кадәр күтәреләчәк.

Фото: Денис Гордийко

Чыганак: kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев