Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

1905 елда чыга башлаган «Нур» татар газетасы тарихы турында видео төшергәннәр

«Нур» татар газетасы Россиядә беренче тапкыр 1905 елның 2 (15) сентябрендә Санкт-Петербургта чыга һәм 1914 елның 22 июненә кадәр нәшер ителә.

«Нур» татар газетасы Россиядә беренче тапкыр 1905 елның 2 (15) сентябрендә Санкт-Петербургта чыга һәм 1914 елның 22 июненә кадәр нәшер ителә. Газетаны бөек мәгърифәтче, язучы, көнчыгыш телләрдән тәрҗемәче, галим, журналист Гатаулла Баязитов чыгара. Басма тарихы турында видео Бөтендөнья татар конгрессы сайтында чыкты.

Санкт-Петербургның татар милли-мәдәни автономиясе рәисе урынбасары Шамил Абдулла улы Алюшев «Санкт-Петербург шәһәрендә һәм Ленинград өлкәсендә Татар мәдәнияте көннәре» онлайн-фестиваленә кергән видеосюжетта «Нур» газетасының барлыкка килү тарихы турында сөйли. 

«17 ел дәвамында күп тапкырлар мөрәҗәгать иткәннән соң, татарларга татар һәм рус телләрендә газета чыгарырга рөхсәт иткәннәр», — дип сөйли ул.


Санкт-Петербургта беренче татар газетасының чыгуы зур әһәмияткә ия вакыйга була. Газетада гомумкешелек кыйммәтләрен пропагандалый, милләт мәнфәгатьләрен яклый торган материаллар басыла: аның хәбәрчеләре татар халкының үзенчәлеген саклау, милли традицияләрне ныгыту өчен көрәшә.

«Нур» газетасы эшчәнлеге нәтиҗәсендә халык гореф-гадәтләре, милли йолалар, милли мәдәният һәм тел җәүһәрләре сакланып калды, татар халкының әдәбияты үсеш алды. Газета массакүләм мәгълүмат чараларының алга таба үсешенә хезмәт итте. «Нур» газетасына нигез салучы Гатаулла Баязитовны милләттәшләребез онытмый, диелә бу хәбәрдә.

Петербургның 300 еллыгын бәйрәм иткән көннәрдә Баязитовның исеме, Зур ПС проспектындагы 45 нче йорт диварында мемориаль такта куелып, мәңгеләштерелде. Бу бинада 1905 елда «Нур» газетасының беренче саны чыга. Ул вакытта биредә нәшрият эшчәнлеген Петербург Император университетының көнчыгыш телләре факультетында укыту белән бергә алып барган морза Ильяс Бораганскийның Көнчыгыш литотипографиясе урнашкан. 

Фото: скриншот

Чыганак: tatar-congress.org

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев