Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Сугыш газабын онытмаган

Сентябрь ае Сабабаш авылында яшәүче Минзифа Гыймран кызы Гайфуллина өчен олы юбилее - 95 яшь тулуы белән истәлекле. Кызыл Мишә авылында туып-үскән кызны 16 яшьтә окоп казырга җибәрәләр. Иптәшләре белән салкын клубларда кунуларын бү­ген дә сыкранып искә ала ул. Урман кисү, вагон төяү кебек авыр эшләрне дә башкарырга туры килә. Әнисе авыру булу сәбәпле, аны еракка окоп казырга җибәрми калалар, 1945 елда фермага эшкә килеп, үгезләр карый.

«Җәй көне урак урып, ашлык сугып үтте, көз көне фермада мал карадык, ике кыз алмашлап гел салам ташыдык. Без генә түгел, атлар да күпне күрде ул вакытта. 1945 елның язында ферма атлары белән сукага чыктык», - дип искә ала ул авыр елларны. 1952 елда Сабабаш авылыннан Сәйфулла исемле егеткә кияүгә чыгып, биш ул тәрбияләп үстерәләр. Минзифа апа өч улын һәм ирен югалту хәсрәтен дә кичерә. Бүгенге көндә төпчек улы Азат тәрбиясендә гомер кичерә.

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев