Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“Курсабаш” җәмгыяте курсы: аз чыгым белән мул табышка

Авыл хуҗалыгына багышланган махсус сәхифә

“Урал” (1931 ел), “Яңа  юл” (1951 ел), “Победа” (1964-2001 еллар) һәм җаваплылыгы чикләнгән “Газовик” җәмгыяте (2002-2007) – Курсабаш  авыл  җирлегендә гамәлдә булган күмәк хуҗалыкларның исемлеге шушы. Аларның эшчәнлегендә  сизелерлек уңышлар  күренми. Әйтик, 2007 елда “Газовик” 600 баш  малы (КРС) белән  бер баш терлектән алынган акча кереме буенча районда артта бара. Ниһаять, 2008 елның маенда хуҗалык, үзәге  урнашкан авыл исемен алып, дәүләт реестрында “Курсабаш” җәмгыяте булып теркәлә. 2019 елдан  хуҗалыкка Ирек  Җиһаншин җитәкчелек итә. Җәмгыять тотрыклы  үсеш  юлында.

Җитәкче  сүзе

–2022  елны да  уңышлы  гына  төгәлләдек,–диде  Ирек  Сәетша  улы. –Игенчелек өчен һава торышы уңай килде. Бөртекле культуралардан барысы 4710,7 тонна, ягъни 2021 елдагыдан 2,5 тапкыр күбрәк ашлык җыеп алдык. Бер гектарга уртача 31,5 центнер туры  килде.

Терлекчелек тармагын  алсак, бер сыердан 8221 килограмм сөт савылды. Барлыгы 57960 центнер продукция җитештерелде, чагыштыру чорына карата 111 процент үсешкә ирешелде. 2022 елнын 21 ноябреннән кулланышка кергән 11,4 миллион  сумлык 2 саву роботы  безгә савым сыерларының баш санын һәм савылачак сөт күләмен  арттырырга мөмкинлек бирәчәк. Хәзерге  вакытта  роботлаштырылган фермада 187 сыер исәпләнә, шуның 74е яңа торакта савыла. Яңа торакларның тиз арада сафка бастыру максатында  күп эш башкарылды. Моның өчен район һәм  авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчеләренә  зур рәхмәт әйтәсем килә.

 Хуҗалыкта яшь малларны тәрбияләүдә дә үсеш  күзәтелә. Бозаулардан тәүлеклек  артым 905 грамм (8,8%) тәшкил итге. Алга таба үсешне бер  килограммга җиткерү бурычын куйдык. Маллар  саны  2021 елгадагыга карата 108 процентка артты һәм шуңа бәйле рәвештә торак проблемасы да туа. Шул максаттан керемгә  карап яңа  таналар торагы эшләү турында  уйланабыз. Моңа ирешү юлы бер генә: аз  чыгымнар  белән күбрәк продукция җитештерү.

2022 елда күп кенә авыл хуҗалыгы техникасы һәм җиһазлар янартылды.  “Фиат-Агро”  чәчү комплексы, трактор, тырма, җир эшкәртү агрегатлары алынды. Мөмкинлеккә  карап техник җиһазланышны дәвам итәсе була. Игенчеләребезгә, елның ничек килүенә карамастан, яхшы сыйфатлы югары протеинлы терлек азыгы әзерләү бурычы куелды.  Эшне дөрес  оештыру, башкарып чыгу барысы да үзебездән тора.

 

 

             

                                      Җир өлгерүгә  – чәчүгә

Хуҗалыкта игенчеләргә дә техниканы төзекләндерү өчен шартлар  тудырылган. Җылы, иркен остаханәдә эшлиләр. Чылбырлы “ДТ-75” тракторы янында өлкән яшьтәге механизатор кайнаша иде. “Безнең иң тәҗрибәле тракторчыларыбызның берсе  Гомәр Нигъмәтҗанов, – дип таныштырды аның белән баш агроном Фәрит Фәсхиев. – 1991 елгы тракторда  җир сөрә, чәчүдә катнаша, ә кышын фермадан тирес тә чыгара, урамнарны  ача. Нарядны үти икән, тагын эш бармы дип сорый, бүгенгә җитте дип тынычланмый”.

Быел хуҗалык алдында барысы 1940 гектарда сабан куль­туралары, катнаш азык һәм кукуруз чәчү бурычы тора. Ти­ешле кондициягә китерелгән 9200 центнер симәнә агротехник срокларда агулау өчен  әзерләнгән. Минераль аш­ламаны, 30-35  центнер  уңыш алуны   күздә тотып, гектарына тәэсир итүче  матдәләрдә 96 килограмм исәбеннән кертүне планлаштырганнар. Тагылма агрегатлар, кырга орлык, ашлама чыгаручы тракторлар ремонтланган.  Өчиле  авылында  яшәүче 62  яшьлек ветеран механизатор Гомәр Нәгъмәтҗанов та игенчеләр  арасында булачак.

“Мәктәп тәмамлаганнан  бирле кырда инде  мин. Башта 8 ел “Т-4” тракторында    эшләдем. Аннары башкасына һәм “ДТ-75”кә  утыр­дым. Анысы  үзем белән бергә  картайды. Миннән  соң аны  кабул итеп алучы булмас та инде. Югыйсә эшләрлеге бар әле. Быелгы  сезонда да ватылып туктап  калыр исәп юк”,  –ди  ул.

Гомәр Нәгъмәтҗанов былтыр 2133 эталон/гектарда эш башкарып, иң  яхшы күрсәткечләрнең берсенә ирешкән. 2021 ел нәтиҗәләре буенча да ул районның “Сабан батыры” исеменә  лаек булган  иде.

 

Савым  артса– шатлыкка

 “Курсабаш” җәмгыятендә сөтнең 52 проценты “Делаваль” залында  савыла. 2011 елның октябрь аенда файдалануга тапшырылган комплекста хәзерге  вакытта сменалап Рәзилә Әхмәтҗанова, Фердинанд Габдерахманов, Айрат Камалов, Эльмира  Йосыпова һәм Гүзәлия Хәйруллина эшли. 2022 елда алар барысы 1492 көн хезмәттә булып сыерларның продуктлылыгын 40857,9 центнерга  җиткергәннәр. Иң  ях­шы күрсәткечкә (9359,8 ц.) Рәзилә Әхмәтҗанова  ирешкән.

Уңышының  серләре турында ул безгә нәкъ бер  ел элек сөйләгән  иде. Быел исә фермада булган көнне Айрат Камалов белән Гүзәлия Хәйруллина сменасына туры килдек. Алар иртәнге 4тә килеп, сәгать 9га 400дән артык сыерны савып та өлгергәннәр. Ул арада учетчы Рузил Рәхимуллин компьютердагы иртәнге савым күрсәткечләрен дә әйтте. Сөтнең кичәгедән 105 литрга артыграк булуы барысының да кәефен күтәргән. Чөнки түләү дә продукциягә карап һәм билгеләнгән максатка да ирешергә кирәк.

“Мин 18 яшьтән хуҗалык эшендә инде. Слесарь да булдым, чәчтем дә, урдым да. Соңгы 6-7  елда  фермада. Баштарак механикалаштыру  юк,  савылган сөтне чиләкләп 150 метрга кадәр күтәреп бара идек. “Делаваль” бөтенләй икенче”,– диде Айрат.

Алмаш  савымчы Гүзәлия Хәйруллина исә башта Казанда эшләгән дә, 2020 елда туган авылына кайткан.

“Шәһәрдә иртәдән кичке 8гә кадәр гел аяк өсте идем. Каланы салага  алыштырганга бер дә үкенмим. Шәһәрне макта, авылда тор икән. Тормыш итү чыгымнары да азрак, эш сәгате дә уңайлы”,– ди ул.

Быел  комплекста эшләүче  5  савымчы I  кварталда барлыгы 8809,8 центнер  сөт  сауган. Хуҗалык буенча  алганда, өч  айда барлыгы 14897,42  центнер продукция  җитештерелгән.  Үсеш –  100,2 процент.

Эшли-укый остара

Хуҗалыкта  былтыр 307,9 тонна  мөгезле  эре терлек ите җитештерелеп, хисап  чорына  карата 104 процент   үсеш тәэмин ителгән. Яшь малларны тәрбияләү Азат Корбангалиев, Алинә Закирова, Чулпан Нәгыймова һәм Айназ Шәйнуровага тапшырылган. Алар   тәүлекнең күп  вакытын бозаулары  янында  үткәрә.

  “Фермада эшли башлаганга инде 11  ел тула. Иртәнге 4тә өйдән ирем Илнар белән бергә  чыгып  китәбез.  Ул малларга  азык  кертә. Эшсез тора  алмыйбыз. Өченче  баламны  алып  кайткач та, 4 айдан әнигә   калдырып  эшкә  чыктым. Хезмәтемне  яратам,  ике торак  тулы бозаулар карыйм. Аларның 156 башка  кадәр җиткәне дә булды.  Тәүлеклек  үсешләре 2022 елда 927 грамм  тәшкил итте. Сөтне  дөрес эчертсәң, витаминнан  өзмәсәң, бозау тиз  үсә”,– диде  иртән фермада булганнан  соң өйлә  җиткәнче  үк көндезге  эшләрен башкарып  та  килергә  өлгергән Айназ Шәйнурова.

Быелга чыккач,  гыйнварда  ул бозауларның тәүлелек  артымын 1087 граммга  җиткергән. Март аенда  укуда булуы сәбәпле, эш күрсәткече бераз  кимегән.  Чөнки Айназ ветеринария  академиясендә   ветсанэксперт белгечлеге буенча  читтән  торып белем ала, быел диплом  якларга  әзерләнә. Шәйнуровлар шәхси хуҗалыкта да  сыер-тананы  күп  асрыйлар. Малларны V сыйныфта  укучы кызлары Айсинә аеруча  ярата икән. Теләге – ветеринар булу.

 

Ышаныч акланыр

“Курсабаш” җәмгыятенең  киләчәге Рәмис Әхмәтҗанов кебек  өметле  яшьләр  кулында. Әнисе  сыерлар  сава, әтисе  таналар  карый. Алар үрнәгендә Рәмис тә авылда калган. Хезмәт стажы 11 ел. Былтыр үзтөягечле “МТЗ-82” тракторында 195 норма-смена үтәгән. Декабрь аенда гына  хуҗалыкка  кайткан  яңа  “Фиат-Агро” чәчү  комплексында да Рәмис   эшлиячәк.  “Зур егәрлекле техника ышанып тапшырулары минем өчен дә зур  җаваплылык. Ышанычны  акларга  кирәк”,– ди механизатор. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев