Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Курсабашлылар барыбер дә сынатмыйлар...

Җаваплылыгы чикләнгән “Курсабаш” җәмгыяте районның төньягында урнашкан хуҗалык. Барысы 3100 гектар сөрү җирләре бар.

   Җаваплылыгы чикләнгән “Курсабаш” җәмгыяте районның төньягында урнашкан хуҗалык. Барысы 3100 гектар  сөрү җирләре бар. Аларда кар Мамалай  басуларына  караганда  озаграк та  ята. Җир әзер булып җитмәү сәбәпле, кыр эшләренә дә күпмедер соңрак  чыгыла. Әмма ул арада туфракта дым да очып бетә башлый...

Шунлыктан хуҗалык игенне берникадәр үзгәрәк шартларда үстерә. Курсабашлылар барыбер дә сынатмыйлар, гәрәбәдәй бөртекле  культуралар үстерәләр, һәр йөз гектар авыл хуҗалыгы җиренә туры  килгән  маллар  санын  арттыра баралар. Бер буранлы көндә шушы  якка юл тотып, хуҗалыкның кышкы чордагы мәшәкатьләре белән таныштык. Һәркем үз вазифасында иде, хәтта сөйләшеп торырга да вакытлары  юк.

“Бездә халык тыйнак инде, эшләре дә күп,– диде җәмгыять директоры Ирек Җиһаншин.

– Язга  ерак  калмый бит. Кыр эшләренә иң беренче чиратта техниканың төзек булуы төп шарт икәнен механизаторлар яхшы аңлый. Таләп ителгән запас частьларны барларга, яраклыракларын үзебезгә ремонтларга кирәк. Чөнки бәяләре бик  кыйммәт. Сабанга чыгар алдыннан үткәреләчәк техник карауга әзерлек шундый шартларда бара. Бар мөмкинлекне кулланып, заманга яраклаштырылган яңа алымнарны  һәм технологияләрне күздә тотып эшләү зарур. Моның өчен һәрнәрсәне алдан ук кайгырту мөһим. 2023 елда барлык мәйданнардан 2938,5 тонна уңыш жыеп алынды. Бу гектарыннан уртача 21,3 центнер туры килә. Алдагы ел күрсәткече белән чагыштырганда күпкә ким. Шулай да һава торышы уңай килмәве  акланырга сәбәп түгел, игенчелектә корылыкка әзер булып эш алып бару – көн таләбе. Иң беренче чиратта дымны тиешле срокларда каплату һәм булган дымны югалтмыйча тиешле чәчү срокларын кыска вакыт эчендә үтәү. Моны алдан уйлап эш итсәң, бары файдага гына китерәчәк”.

Быел 8000 тонна силос, 13-14 мең тонна сенаж әзерләү бурычы тора.

Бу көннәрдә хуҗалыкның “МТЗ” маркалы тракторлары терлекчелеккә хезмәт күрсәтә: траншеялардан сенаж-силос чыгара, торакларга  азык,  салам  кертә. Максат –  көндәлек  мул  продукция алу. Хәзерге  вакытта саву  залындагы сыерлар – 24, роботлаштырылган торактагылар 29 литр  сөт  бирә. 2023 елда  сөт җитештерү чагыштыру  чорына  карата 101 процент тәшкил иткән.

“Моны яхшы   күрсәткечкә  саныйбыз. 2022 елда сөт  савуны 19 процентка  арттырганнан  соң, тагын күпмедер үсешкә  ирешә  алу  уңай күренеш. Шулай ук ит җитештерү дә  артты (105%). Мичәнбаш авылында торакта узган  ел  ай саен 30дан артык 557  килограмм авырлыктагы үгезләр сатылды. Моны да  начар күрсәткеч димәс идем. Агымдагы елда да ирешелгәннәрдән чигенмичә эшләү бурычы тора. Шул максаттан 2023 елда кыска вакыт эчендә буаз таналар өчен тагын бер торак эшләнеп, октябрь аенда маллар кертелде. Гомуми бәясе  6,426 миллион  сумга  төште. Әлеге төзелешне  алып бару һәм  кулланылышка тапшыру  максатында  бик күп эш башкарылды. Моның өчен район  авыл  хуҗалыгы һәм  азык-төлек  идарәсе начальнигы Гафур Шәйхулла  улы Хәсәншинга зур рәхмәт  белдерәсем  килә”,– ди Ирек Җиһаншин.

 

Прививка – мөһим шарт

Курсабашта зооветеринария  белгечләренең  дә кызу эш  вакытына туры  килдек.  Сыерлар торагында малларны нодуляр дерматитка  каршы прививкалау бара  иде. Ул – мөгезле эре терлекләрдә була торган иң куркыныч йогышлы авыруларның берсе. Шуңа профилактика  чарасы  мөһим. Хуҗалыкта бу мәсьәләгә зур  игътибар бирелә. Былтыр лейкозга, бруцеллезга – 2152, туберкулезга 3400 мал тикшерелгән,  чир табылмаган.  Себер түләмәсенә һәм эмкарга каршы – 3400 баш, нодуляр дерматитка – 1967, лептоспирозга – 1003, пастереллезга –836, лишайга  каршы 515  малга  вакцина  ясалган. Профилактика  чараларында 2002 елдан ветеринария табибы булып  эшләүче  Алмаз Гыймадиевның (фотода) хезмәте  зур.

“Вазифасына  җаваплы  карый.   Бик булган, тырыш, эш өчен янып-көеп йөри. Гомерен терлекләр саулыгын кайгыртуга багышлый”,– ди аның турында хезмәттәше Светлана Фәсхетдинова.

Алар  вакцинаны бергә  ясыйлар. Зоотехник-селекционер эре мөгезле терлекләр үрчетү  буенча 2019  елда республикада иң  яхшы   күрсәткечкә ирешкән  иде. Былтыр да һәр 100 сы­ердан 88 бозау алынган. Ясалма рәвештә 1278 сыер орлык­ландырылган, шуның 712се – беренче, 532се кабат каплатуда аталанган. Орлыкландыру  өчен робот  фермасында – 1,8, комплекста 1,7 доза  сперма продукциясе тотылган.

 

 

Әнисе юлыннан

Сөтчелек комплексында бозаулар үстерү бүлеге уңышлы эшли. Яңа туганнарын тәрбияләү Гөлназ Мифтаховага йөкләнгән. Ул бозауларны тудыру бүлегеннән кабул итеп алып сөт һәм су эчәргә, витаминнар ашарга өйрәтә. Бозаулар тәрбияләнгән торактагы чисталык монда уңган, булдык­лы терлекче хуҗа икәнен дәлилли. Алар һәрберсе цилиндр шәкелендә тимерчыбыктан ясалган читлеккә урнаштырылган. Асларына сап-сары салам түшәлгән.

“Яшь малга һәрвакыт чисталык кирәк. Асларын алыштыру өчен читлекне авыштырасы гына, бик җайлы. Бозауларга көнгә өч тапкыр – иртән, аннары 10да һәм кичен килеп җылы сөт эчертәбез. Бер ай буе шулай. Түләү артымнан булгач, тизрәк көрәйтәсе килә үзләрен. Тиешенчә карау, ашату һәм кулга ияләштерү аларга тизрәк үсәргә, авырлык җыярга һәм сәламәт булырга булыша”,– ди Гөлназ.

Фермада ул 7 елдан артык эшли, тәҗрибә дә, һөнәри күнекмәләр дә туплаган. Фермада бозаулар тәрбияләгән әнисе Миңнерәйләнең хезмәтен күреп үсүдән дә аңа хезмәт җиңел бирелгән. Хуҗалыкта бозауларның тәүлеклек үсеше 860 грамм, үлем-җитем  кимегән.

 

Авыл аларга таяна

Өчиле  авылында яшәүче Рафис Гыйниятов 1998  елдан  бирле  төрле  маркадагы “корыч атларны” иярләгән механизатор. “Үрнәк” училищесында белем  алганнан соң хәрби бурычын үтәгән дә, солдат киемен  салып, башта “Бензовоз”га, аннары “ГАЗ-53”гә утырган. 2000 елда аңа яңа “МТЗ-82” тракторы биргәннәр. Менә шуның белән 23 елдан  артык  “КУН-10” тагып торакларга  салам, печән кертә, яз-көз чәчкечләргә ашлама тутыра. Узган ел  336 көн  эштә катнашкан.

“Башкаларны  да  языгыз.  Илдар Мөбарәкшин һаман да шул “Беларус”ларда малларга сөт, фураж  алып  килә,  Ришат  Мөбарәкшин  миксер  белән сенаж кертә, Рәмис  Әхмәтҗанов  силос   траншеясында  төяп  тора.  Барысы да  сәгать  механизмы шикелле көйләнгән”,– диде Рафис.

 

Ирләр дә сыер сава

Рафисның авылдашы Фердинант Габдрахманов та башта чирек гасыр  тракторда  эшләгән.  2000  елдан бирле сыерлар сава.

“Ни өчен фермага күчкәнемне әйтимме? Тракторга запчастьлар булмады, искедән туйдым.  Фермага  кеше  кирәк булды да, эшемне  алыштырдым. Менә шул”,–диде  ул турыдан  ярып.

Делавальдә исә андый проблема юк, кем әйтмешли, бары бергә, югы уртак. Дүрт кешегә ике сменада 450 сыер савалар. 2023 елда хуҗалыкта 8656 центнер сөт җитештерелеп, шуның  61 проценты, ягъни 36317 центнеры саву залына туры килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев