Күрше районнардан да килделәр
Шәмәрдән авылында үткәрелгән ярминкәдә 23 хуҗалык, фермер, шәхси предприятие 33 урында сәүдә итте
Шәмәрдән авылында үткәрелгән ярминкәдә 23 хуҗалык, фермер, шәхси предприятие 33 урында сәүдә итте. Шулай ук күрше Балтач, Кукмара районнарыннан да килгәннәр иде. “Кичә Мари-Турек районына базарга сату белән чыккач, кайтканда “Саба дулкыннары” радиосын тыңладым. Шәмәрдәнгә шәхси хуҗалыкларга да үз товарың белән килергә ярый дип ишеткәч, күңелгә керде бит. Кич әзерләндем дә, иртәнге 7гә килеп җиттем. Ярминкәгә олылар йөри бит инде. Өлкәннәр көне якынлашу уңаеннан күркә, ат итеннән колбасаларны 50 сум ташлама белән саттым. Чират торып алып бетерделәр. Барысы да үзебезнеке, 60лап сарык, 10лап тай асрыйбыз, пирог цехыбыз бар, кортлы май ясыйбыз. Шәмәрдән халкының табынары мул булуын телим”,– диде Кукмара районы Түбән Казаклар авылыннан Зөфәр Гобәйдуллин. Пчеловод авылыннан бәрәңге алып килүчеләр килосын 15 сумнан саттылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев