Кышны кырда кайгырталар
“Курсабаш”та 12 мең тонна сенаж, 90 тонна печән әзерләнгән.
“Курсабаш” җәмгыятендә бу эштә 15тән артык техника катнаша. Терлек азыгы әзерләү тактикасы да узган атнада шушы хуҗалыкта тармак җитәкчеләре, агрономнар катнашында үткәрелгән семинар-киңәшмәдә билгеләнгән иде. Куелган таләпләр нигездә үтәлә. Шәмәрдән газ кудыру станциясе янындагы 145 гектарлы басудагы берьеллык үләннең нәкъ менә буйга җиткән, җитлеккән чагы. Мәгълүм гыйбарәне үзгәртеп әйтсәк, хет бүген тот та, кияүгә бир! Ягъни яхшы сыйфатлы сенажга әйләндер. Азык катнашмасындагы солы, арпа, бодай бөртекләренең өлгерү дәрәҗәсе сөт фазасында, озынлыгы метрдан арткан борчакның тук кузаклары, мине өз, дип торган кебек. Аңа бөртекле культуралар егылырга ирек бирми. Югыйсә җиргә ятса, “Челленджер” ургычы белән теземнәргә салучы Рәмис Әхмәтҗановка кыенга килер иде. Механизатор шуңа күрә мәйданны кирәгенчә генә чаба. Теземнәр күбәеп китсә, яшел массаның дымлылыгы кимү ягына таба үзгәрәчәк. Сыйфатка сугачак. Игенчеләр, әйдә, ярарга түгел, булсынга дип, күңел биреп тырыша. “Быел теземнәр бик калын. Башка еллардагы кебек югары тизлектә йөреп булмый. Тыгылуы да бар. Трактор арбасы тиз тула. Инде ярты көнгә 60тан артык рейс төяп озаттым”, – диде “Ягуар” үзтөягечендә эшләүче Фәнил Рәхимуллин.
Яшел массаны сөтчелек комплексы янына төрле маркадагы “МТЗ” тракторларында Рузил Әхмәтҗанов, Фаил Закиров, Илнар Хәбибуллин, Ирек Галиәхмәтов, Зөлфәт Зыятдинов Илдар Мөбарәкшин, Фидаил Нәфыйков, Инсаф Рәхимуллин, “КамАЗ”да Рөстәм Газизуллин ташый. Ике траншея тулганнан соң сенаж курганга өелә. Массаны “К-700” тракторында Илнар Шәйнуров, “Т-150” дә Фиргать Вәлиев туктаусыз таптатып, Радик Рәхимуллин “Амкадор”да эттереп тора. Текстта “Рәхимуллин” фамилиясе кабатлануына игътибар иткәнсездер. Аларны хуҗалыкның тоткалары дияргә була. Шуларның иң яше Инсафның техникага утырганына әле бер генә ай. Саба аграр көллиятендә механик дипломы алганнан соң армиягә киткән. Псковта десант гаскәрләрендә хезмәт иткән. “Алты тапкыр парашют белән сикердем. Самолет 800 метр биеклектән ташлый иде. Бер тапкыр да курыккан булмады. Һавада 2-3 секунд ирекле очышта төшәсең, аннары гөмбәз ачылганда бераз селкетә. Самолеттан парашют белән сикерү куркуны җиңәргә ярдәм итә”, – ди Инсаф. (Сүз уңаеннан, иртәгә парашютчылар көне дә әле. Десантчыларны котларга онытмагыз). Армиядә чыныккан егет эшкә туган ягында калырга булган. Аңа 130 ат көчле яңа “Голд Таурус” тракторы тапшырганнар. Шундыйлар барында авыллар яши әле.
Бер ук вакытта хуҗалыкта печән дә әзерлиләр иде. Инсаф Рәхимуллин пресс-җыйгычта чыгарган рулоннарны Илнар Шәйнуров төйи, Фәтхелислам Хәйруллин белән Фәнил Әскәров ташып, Рәмис Рәхимуллин азык утарында эскертләп тора. “Минем трактор “МТЗ” түгел, алай язма. “Беларус-892” дип атала, турбиналы двигатель куелган. Унынчы елын эшли, арбага 17 рулон сыя, бүген өйләгә кадәр 5 рейс ясадым. Төяүчесе оста, берсе дә төшеп калмый”, – диде 40 ел стажлы Фәтхелислам Хәйруллин.
Хуҗалык быелгы сезонда сенажны –13 мең, силосны 8 мең тонна әзерләүне планлаштырган. Тагын бер кышлык запас туплау мөмкинлеге дә бар. Күпьеллыкларның беренче катыннан 6 мең тонна сенаж салынган инде. “Клевер да әйбәт үсте. Бер гектарыннан 145 центнер масса җыйнап алынды. Люцернага да яңгырлар килеште. Берьеллыклар 300 центнерга якын уңыш бирә. Алары 556 гектарда җыйнап алыначак. Былтыр бер баш шартлы терлеккә уртача 41 центнер азык берәмлеге әзерләнгән иде. Быел икеләтә күбрәк туплау өчен шартлар бар. Силоска 400 гектарда кукуруз үсеп килә. Инде үстерелгәнен кадерләп тотарга язсын”, – ди “Курсабаш” җәмгыяте җитәкчесе Ирек Җиһаншин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев