Кыяр үстерүдән башлаган иде
Республика программалары эшмәкәргә җитештерүне биш тапкыр арттырырга мөмкинлек биргән.
Башлаган да ташлаганмени дип уйларга ашыкмагыз: Шәмәрдәндә яшәүче шәхси эшмәкәр әлеге файдалы яшелчәне хәзер дә үстерә. Ягъни 2009 елда башлаган уңышлы эшен дәвам итә. Әмма инде зуррак масштабта, киңрәк планда. Моннан 11 ел элек Казан аграр университетында механика факультетын тәмамлаган егет инженер белгечлеге буенча эш эзләп тормый. Студент чагында ук мөстәкыйль шөгылен булдырырга карар иткән була ул. “Лизинг-грант” программасы белән кызыксынып китә дә, хөкүмәттән 300 мең сум күләмендә ярдәм алуга ирешә. Шул акчага 400 квадрат метр мәйданлы теплица төзеп куя. Кыяр үстерү серләрен өйрәнә һәм Шәмәрдән кибетләрен яшелчә белән тәэмин итә. Ә сүзне “киңрәк масштабта” дип башлауның сере шул: Инсаф Габидуллин өч ел элек басудан пай җире рәсмиләштереп, бер гектарлы теплица төзеп куйган. Моның өчен эш башлаучы фермер буларак теркәлә, махсус программада катнашып, 1,5 миллион сумлык грант ота. Басуда теплица коруның җитди мәшәкатьләре була, билгеле. “Безгә пай җире итеп бирелгән урын газүткәргечтән 300 метр чамасы читтәрәк урнашкан иде. Бәхетемә бер очрашканда район башлыгы Рәис Нургалиевич эш башлауда нинди проблемаларым булуы белән кызыксынды. Мин аңлатып күрсәткәч, “Газпромтрансгаз”га хат әзерләргә тәкъдим итте. Хатны язарга башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илнур Котдусов булышты. Рәис Нургалиевич шул хатны “Газпром трансгаз Казан” җәмгыятенең элекке җитәкчесенә үзе тапшырган. Нәтиҗәдә газ кертүчеләр икенче көнне үк килеп тә җиттеләр. Үзем дә хәйран калдым. Аннары ут чыбыклары суздык, скважиналар казыдык, вак таш ташып, юлын да салдык. Өч сезон инде район һәм казан кибетләренә ел саен уртача 60 тонна кыяр сатабыз. Рәхмәт район җитәкчеләренә, бездә шәхси эшмәкәр булырга теләүчеләргә игътибар зур”,– ди Инсаф.
Гел үсешкә, җитештерүне киңәйтергә омтылып яшәүче эшмәкәр кыяр үстерү белән канәгатьләнеп калмаган, билгеле. Хәзерге вакытта ул кайчандыр сыра заводы булган биләмәдәге биналарда рапс мае сыгуны һәм керамзит блоклар сугуны да җайга салып җибәргән. Ике төр продукциягә дә сорау зур. Рапс маен Яр Чаллыдан станоклар майлау, Казаннан косметик товарлар ясауда куллану өчен сатып алалар. Былтыр районыбызда җитештерелгән продукция хәтта Норвегиягә дә озатылган. Чималны Удмуртиядән дә, Оренбург якларыннан да китерәләр икән. Инде быел үстерелгән рапстан да май сыга башлаганнар. “Әлеге процесс өзлексез булырга тиеш, шуңа күрә җиһазлар тәүлек буе туктатылмый. Эшчеләрем төнлә дә хезмәттә булганда мин ничек йоклап ята алам инде. Үзем сайлаган юл, күңелем шулай куша”,– ди Инсаф.
Сыйфатлы керамзит блоклар да өелеп ятмый, төзелеш алып баручылар күп, шуңа сатып алучысы тиз табыла. Әлеге процесс та тулысынча диярлек автоматлаштырылган. Миллион сумлык пресслагыч махсус рычаглар белән генә идарә ителә.
Инсаф Габидуллин хәзерге вакытта 22 кешегә эш урыны булдырган. “Мин алар өчен зур җаваплылык алган. Барысы да гаиләләрен туйдыру өчен эшли. Тормышын алып бара алырлык түләү алса, кеше эштән китми. Кадрларны сакларга тырышабыз, хезмәт хаклары вакытында түләнә, йорт салучыларга булышабыз”,– ди эшмәкәр. “Спонсорлык та итә, “Мәктәпкә җыенырга булыш” акциясендә һәм хәйрия чараларында катнаша, ветераннарны да онытмый”,– дип үзгә кушыла бухгалтерлары.
Эшмәкәр территорияне тулысынча бетонлап алу өчен дә эш башлап җибәргән. Техника паркын киңәйтү, биналарны тышлап алу турында да хыяллана. Менә шундый тәвәккәл ир-егетләр бизнесның таяну ноктасы булып тора да инде.
Автор фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев