Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Кыйнаучы җәзасын алды

Саба районы суды шушы көннәрдә РФ Җинаять кодексының 111нче маддәсе буенча кузгатылган җинаять эшенә нокта куйды. Хөкем карарында күрсәтелгәнчә, фаҗига 2019 елның 2 декабрендә төнге сәгать 1 белән 2 арасында Сабаның Совет урамында килеп чыга.

Ул кичтә шушы урамда яшәүче бер егетне армиягә озату мәҗлесе була. Хезмәттәшен солдатка озатырга Мислахов та (фамилияләре үзгәртелде) килә һәм бүтәнчә өенә исән килеш кайтмаячагын башына да китерми. Кичке сәгать 8ләр тирәсендә аңа хатыны да телефоннан шылтырата, иренең аек икәнлеген белеп тынычлана. Конфликт мәжлес барышында С.Заһиров белән Мислахов арасында юктан гына килеп чыга. Дөресрәге, өстәл тулы аракы ир-егетләрнең аңын томалый. С.Заһиров үзен аг­­рессив тота, аңа Мислахов әйт­кән тост та ошамый. Шаһитлар күр­сәтмәсендә языл­ганча, ул барысын да үтерү белән дә яный. Шуннан соң конфликта керүчеләр үзара мөнәсәбәтне урамга чыгып ачыклыйлар. Көч күрсәтергә яраткан Заһиров йодрыгы белән ике тапкыр Мислаховның йөзенә суга. Зыян күрүче җиргә егылгач, аягы белән дә тибә. Аннары кыйнаучы армиягә китүче егетнең гаражында дуслары белән эчүне дәвам итә. Бераз вакыттан урамга чыккач, Мислаховның һаман да егылып җирдә ятканын күрәләр. Әмма, селкеткәләп карасалар да, уята алмыйлар, исерек дип уйлыйлар. Өшемәсен өчен тачкага салып, мунчага кертеп куялар. Мислахов анда иртәнге сәгать 4тә дә гырлаган тавыш чыгара әле. Аннары суламый башлый. Чакыру буенча килгән “Ашыгыч ярдәм” хезмәткәрләре аның үлгәнлеген раслый. Соңыннан суд-медицина экспертизасы ачыклаганча, зыян күрүче көчле сугу нәтиҗәсендә баш миенә кан савудан үлә. Заһиров гаебен танып, полициягә үзе килә.

Суд аны белә торып кешегә аның сәламәтлеге өчен куркыныч дәрә­җәдә авыр зыян китерүдә гаепле дип тапты һәм 6 елга ирегеннән мәхрүм итү җәзасы билгеләү турында хөкем карары чыгарды. Сугыш чукмары бу срокны кырыс режимлы колониядә үтәчәк. Әле хөкем карары законлы көченә кермәгән.

Район суды матбугат хезмәте

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X