Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

ЛЕНИНГРАД КАҺАРМАНЫНА – ИСТӘЛЕК МЕДАЛЕ

Узган якшәмбедә илебез халкы Ленинград блокадасы өзелүгә 75 ел тулуны билгеләп үтте. Әлеге тарихи вакыйга уңаеннан мөрәҗәгатендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов шәһәрне саклауда, аны чолганыштан коткаруда йөз меңләгән татарстанлы катнашуын билгеләп үтте.

Аларның  яртысына   якыны яу кырында  ятып кала.  Кызганыч, хәзер Ленинградны саклап көрәшкән райондашларыбыздан дәһ­шәтле сугыш турында Бак­шанды авылында туган Хәмит Маметов (сулда) кына   сөйли ала.  Хәзер 96 яшендәге ветеран Шәмәрдәндә улы Зөфәр,  килене Рәсимә тәр­биясендә яши. “1942 елда Волховтан Ленинград  фрнтына   күчтем. Фашистларны Ладога күленә кертмәс өчен сугыштык. Авырлыгы 96 килограммга  кадәр булган реактив  снарядлар белән эш иттек. Рельсларга  сигезәрне куябыз да, “огонь” дигән команда була. Немецларның окопларына шуларны очырабыз, исән  калганнары аз булгандыр. Берсендә дүрт  көн  туктаусыз атыш булды,   күпме тонналап  снаряд  очкандыр, әле дә шаккатам. Ленинградны  азат иткәч,  Эстония  ягына  чыктык. Пехота  артыннан барабыз, аннары Ригага барып  чыктык, Латвиягә  килеп  җиттек. Балтыйк буен немецлардан  чистарттык”,– дип сөйли дош­­манга “Катюша”лар сна­­ряд­лары яудырган ветеран. Күрсәткән батыр­лык­­лары “Ленинград обо­ро­насы өчен”, “Батырлык өчен”, “Германияне җиң­гән өчен” медальләре бе­лән  билгеләнә. 1946 ел­ның ноябрендә туган  ягына  кайта. Тормыш иптә­ше Хәлимә белән 3 кыз, бер ул үстерәләр.

  Узган шимбәдә башкарма  комитет җитәкчесе Марат Кәримов  Хәмит Вафа  улына  “Ленинградны фашистлар блокадасыннан тулысынча азат итүнең 75 еллыгы хөрмәтенә” дигән күкрәк билгесен тапшырды, озын гомер,  саулык теләде.  Аны әлеге вакыйга уңаеннан котларга  социаль яклау бүлеге начальнигы Марсель Хуҗин, хәрби комиссар Фәнис Закиров, Шәмәрдән авыл җирлеге башлыгы Айдар Гәрәев та  килгән  иде. Шушы  ук делегация истәлек  медален Ленинград блокадасында  булган Ренат Исхаковка да тапшырды.    Сугыш башлан­ганда  дүрт яшьтә булган Ренат Сандык  улы дошман камалышындагы шәһәр тор­­мышы турында әллә ни хәтерләми дә.  Фарфор заводында эшләгән әтисе кулына  корал  ала.  Ленинград азат ителгәч, әнисе Зәйтүнә өч баласы  белән  Балтач районының әти-бабалары  гомер иткән   Салавыч  авылына  кайта.  Сугыш беткәч, Ренат Исхаков Ленинградта шофер булып эшли һәм 2003 елдан Лесхоз картлар  йортында “Безнең  кадерле  ветеран” проекты  буенча бирелгән аерым бүл­мәдә яши. Биредәге  тор­мышыннан бер дә зарланмый ул. Марат Кәримов күкрәгенә истәлек билгесе беркеткәндә дә туктаусыз рәхмәт сүзләре әйтте. “Бло­­кадник”ны  ветераннар  со­веты рәисе Расих Сабиров та тәбрикләде.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев