Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Лесхозда легендар урманчы Нургали Миңнеханов истәлегенә шахмат турниры

Ярышка 9 районнан 260тан артык кече, урта һәм олы яшьтәгеләр килде.

 

Бүген  Лесхоз урта мәктәбенә балалар һәм зурлар арасында Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының атказанган урманчысы Нургали Миңнеханов истәлегенә багышланган районара тиз шахмат турниры үткәрелде. Ярышка  9 районнан 260тан артык кече, урта һәм олы  яшьтәгеләр килде. Шуларның 11е спорт осталары  һәм мастерлыкка  кандидатлар. Ачылыш тантанасында Нургали Миңнехановның оныгы  Азат Рәис  улы һәм оныкчыгы Нургали, Россия  Федерациясенең атказанган  урманчысы Васил Гыйззәтуллин, Саба  урман хуҗалыгы эшчеләре  катнашты.

 “Кадерле балалар, хөрмәтле   өлкәннәр! Ел  саен  марта аенда традициягә кергән шахмат  уенын уздырабыз. Катнашканыгыз өчен барыгызга  да зур рәхмәт. Шахмат тактасы белән шөгылегезне һәм тормышызгызны бәйләгәнсез икән, сез  үзегезне инде  җиңгәнсез дигән сүз. Әтидән  чыгып  әйтәм. Лесхозның  үсеше күпмедер шахмат тактасы  аша  да, спортка бәйле рәвештә барды.  Шахмат  сезгә дә киләчәктә  тормышыгызда дөрес  юлны сайларга,  йөрешләрне алдан  күрергә  ярдәм итсен. Оештыручыларга зур рәхмәт.  Турнирны башкарып  чыгу шахмат уены  кебек җиңел чара  түгел.  Шахмат  ул – тормыш. Фигура белән  дөрес йөргән кеше ота. Тормышта  шулай, дөрес юлны  сайласаң,  ялгышмыйсың”,– диде район  башлыгы Рәис Миңнеханов иң беренче  чиратта  балаларга   мөрәҗәгать итеп.

 Ярышларның барышын судьялар коллегиясе һәрдаим  күзәтте. Мәктәп  укучылары арасында 1нче  урыннарны Адилә Степанова (Саба), Вахитов (Саба), (2017 елгылар һәм  яшьрәкләр),   Раида Мәрданова (Балтач), Йосыф  Низамиев (Саба гимназиясе) (2015-2016 елгылар), Мәдинә Мөбарәкшина (Мамадыш), Алмаз Гатин (Арча) (2013-2014 елгылар), Лиана Антонова (Мамадыш),  Салим Рәхмәтуллин (Кукмара) (2010-2012 елгылар), Амир Габдерахманов (Балтач), Азалия  Мөнипова (Мамадыш) (2006-2009 елгылар) алды.

 

18-55 яшьлекләр арасында  Кукмарадан Диана Гарәфетдинова (Кукмара) белән  Нияз Низамиев (Шәмәрдән)  чираттагы  җиңүләрен яуладылар.

Ветераннар  арасында турнирны Лим Грета (Теләче) һәм Марсель Хәлилов (Арча) отты.

 Спорт мастерлыгына  кандидатлар  арасындагы турнир Зөләйха Хуҗина (Кукмара) белән Альберт  Сәйфетдиновка (Шәмәрдән) җиңү китерде.  

1989 елгы райондашыбыз шахматны 9  яшендә уйный башлаган, лицейда  укыганда ук республика  ярышларын  да откан.

“Лесхоздагы турнирда берничә  ел катнашсам да, җиңү  яулавым беренче тапкыр. Көндәшләремнең өчесе  аеруча нык әзерлекле  иде. Шулай да барысын да бирелдереп, 6 очко туплый  алдым”,– дип  кичерешләрен  уртаклашты  Альберт Сәйфетдинов.

Иң өлкән  һәм иң яшь  катнашучылар Хәмит  Мөгътәсимов (80  яшь) белән  Ильяс  Мөхәммәтов та (4 яшь)   бүләкләнде. Җиңүчеләргә һәм призлы урыннарны алучыларга  Рәис Миңнеханов Грамоталар, шахмат тактасы төшерелгән медальләр,акчалата призлар тапшырды.

Фәнил Мәүлетов фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев