Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

МАМАЛАЙДА СУГАРУГА КЕРЕШТЕЛӘР

Язгы кыр эшләренә старт бирелгәннән бирле ул үзенә күрә бер чылбыр рәвешендә дәвам итә: күпьеллык үләннәр, уҗымнар тырмаланды, өстәмә тукландырылды, сабан культуралары да җир куенына иңдерелде. Хәзер төп игътибар кукуруз чәчү белән бәрәңге утыртуга юнәлдерелә. Коры һава торганда күпьеллыкларны сугару да файдага гына.

Менә шушы комплекслы чара районда “Саба” җәмгыятенең Сатыш бригадасында күрелә. Иң элек хуҗалык агрономы Рамил Шәймәрданов безне 104 гектарлы кукуруз кырында эшләүче Динар Исмәгыйлов һәм Илдар Вәлиев (фото) белән таныштырды. Икесендә дә пневматик "Массей Фергюсон" чәчкече һәм икесе бер сменага 100 гектарда кукуруз утырта. “Бу культура елдагыча 450 гектарда игеләчәк. Орлыкка дигән 100 гектарына –Росс-140”, силоска алынасы мәйданга “Росс-199”,”Росс-194” сортлары утыртыла. Орлык белән бергә гектарына 100 кило исәбеннән азофос­ка кертелә. Аңарчы басу аммиак селитрасы белән ашланды. Кукуруз утыртуга орлык, ашлама ташучы шоферлар Рамил Усманов, Рәис Фәрхуллин, студент егет Радик Искәндәровның да хезмәте керә. Туфракны “Т-150”дә 2КПС-4,2 белән Илдус Хуҗин, Илнар Баһманов эшкәртте. Уртак тырышлык белән гектарыннан 380 центнер уңышка исәп тотабыз-,” – ди агроном. “Сатыш”та кукуруз утыртуны бүген-иртәгә тәмамларга ният­лиләр...

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев