Марат Ишниязов: киләчәккә дә теләгем шул: республика үсеше тотрыклы дәвам итсен иде
«Саба-Арена»да урнашкан 2486 номерлы сайлау участогында иртәдән халык активлыгы сизелде. Башкарма комитеты җитәкчесе Марат Ишниязов та елдагыча шушы участокка иртәнге сәгатьләрдә үк килеп, тавышын бирде.
«Саба-Арена»да урнашкан 2486 номерлы сайлау участогында иртәдән халык активлыгы сизелде. Башкарма комитеты җитәкчесе Марат Ишниязов та елдагыча шушы участокка иртәнге сәгатьләрдә үк килеп, тавышын бирде. "Бүген Рәис буларак беренче тапкыр республика лидерын һәм җирле үзидарә органнарына депутатлар сайлыйбыз. Димәк, үзебезнең киләчәгебезне билгелибез. Республика җитәкчесе үзенең абруен булдырды. Дөнья күләмендә үзен танытты. Соңгы елларда Татарстанда дөньякүләм форумнар, зур масштаблы чаралар үткәрелә. Аларның безнең районга да йогынтысы бар. Республика җитәкчелегенең шулай абруйлы булуы аркасында федераль бюджеттан милли программаларга акча кайтарылып сыйфатлы юллар эшләнә, яңа социаль биналар төзелә. Киләчәккә дә теләгем шул: республика үсеше тотрыклы дәвам итсен иде. Һәркем шуның өчен үзенең тавыш бирер дип ышанып калам”,– диде җитәкче.
Участокта 1549 сайлаучы сайлаучы теркәлгән. Шуларның 28е беренче тапкыр тавыш бирүчеләр. Сайлау комиссиясе рәисе Марат Заһидуллинның әйтүенә караганда, алар да активлык күрәсәтә. Инде дүртесе сәгать 8гә үзләренең гражданлык бурычларын үтәргә өлгергән.”Беренче тапкыр булгач, мин сайлауларга бераз дулкынлану белән килдем.Үземне илемнең тулы хокуклы гражданы итеп тоям. Яшьләр өчен сәяси вакыйгаларда катнашу мөһим әһәмияткә ия дип уйлыйм. Әти-әнием янында булгач, барысы да яхшы. Укуымны Казан федераль университетында дәвам итәм. Киләчәктә үземнең клиникамны ачып, район халкына хезмәт итәргә хыялланам”,– диде шуларның берсе Ирина Новикова.
Фәнил Мәүлетов.
#Татарстан Рәисен сайлау #Сайлаулар-2025 #Гаилә белән сайлыйбыз
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев