Саба таңнары

“Мичән” бодае 26 центнер тирәсе чыга

Быел урып-җыю гадәттәгедән атна-ун көнгә иртәрәк башланды, чөнки коры һава игеннәрне иртәрәк өлгертте.

undefinedРәсемдә Ленар Сибгатов (сулда), Әнәс Бәйрәмов, Фидаил Сәйфетдинов, Расим Низамов

Яңгырлар бик сирәк яву аркасында туфракта дым җитмәде, шуның нәтиҗәсендә гектар чыгышы да бик сөендерерлек түгел. Әгәр игенчеләр күп еллар дәвамында югары дәрәҗәдә кулланылган агротехнологияләрдән файдаланылмаса, уңыш тагын да азрак булыр иде. Туфракны сыйфатлы эшкәртү, сортлы орлыклар куллану, чәчүне оптималь срокларда башкару, чүп үләннәре, корткычлар һәм авырулардан саклау өчен күрелгән чаралар корылык шартларында да моңа юл куймаска ярдәм итә. “Саба“ җәмгыятенең Мичән бүлекчәсе агрономы Азат Галимуллин да шундый фикердә.

“Игеннәргә бирелгән тәрбиядән тыш, бездә азмыкүпме яңгыры да яуды бит. Кайбер хуҗалыкларга анысы да эләкмәде. Шуңа күрә уңыш районның уртача күрсәткеченнән югарырак булыр дип торабыз. Әйтик, кичә суга башлаган 40 гектарлы “Скипетр” сортлы көзге бодайдан 26 центнер тирәсе чыга”,– ди белгеч. Яңа Мичән авылы янындагы әлеге кырда ашханә эшчесе Минзәлия Йомаголованың механизаторларга ашарга алып чыккан вакытына туры килдек. Беренчегә –итле кәбестә шулпасы, икенчегә – макарон белән кәтлит, өченчегә чәй. “Өйдә дә болай ашамыйсың, бик тәмле әзерлиләр”,– диләр игенчеләр. Ашау эш калдырмый, дисәләр дә, кыр батырлары әбәтне тиз тоттылар. Ул арада Ленар Сибгатов, Әнәс Бәйрәмов, Фидаил Сәйфетдинов, Расим Низамов “Акрос”ларын кабызып, суктырылганнан калган салам теземнәре сала башладылар. Араларында иң өлкәне Фидаилнең инде комбайнчы стажы 40 елдан арткан. “Нива”да да эшләдем, техника гына ватылмасын. Эшне уңышы бар кырдан башладык, башка басуларда да бункерлар тиз тулсын иде”,– ди игенче. Ашлыкны башта ындыр табагына ташысалар, хәзер Сабага илтәләр.

“Бүген өченче рейсым. Тимершык басуыннан алып кайтканы белән 300 тонналап ашлык ташыдым дип беләм. Дамир Исмәгыйлов белән 4 комбайнга да өлгереп барабыз”,– ди “КамАЗ” йөртүче Ренат Вәлиев. Мичән бүлекчәсе механизаторлары алдында 1054 гектарда ашлык суктыру бурычы тора. Шуның – 620 гектары сабан культуралары. Алары да акрынлап өлгереп килә. Борчакны 55 гектарда теземнәргә салганнар, гектарыннан 10- 12 центнер уңыш көтәләр. “Бөртеген дә югалтмый җыеп алырга иде. Комбайннардан ашлык коелмый, ташуга яхшы герметикланган тагын бер “КамАЗ” өстәләчәк”,– ди агроном.

 

Без социаль челтәрләрдә: Инстаграм, ТикТок, ЮтубВКонтакте, ОдноклассникиТелеграм, Фейсбук, Твиттер, Яндекс.Дзен

 

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: