Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Мичән бригадасында бәрәңге алу бара

Бу көннәрдә “Икенче икмәк” үстерүче хуҗалыклар бәрәңге ала. Әлеге культураны “Саба” җәмгыятенең Мичән бригадасында 71 гектарда сугарып үстерделәр. Су сибү агрегатын Айзат Гыйльметдинов белән Нариман Корбанов эшләткән. Ясалма яңгыр бөтен мәйданны колачлый алмаса да, уңышка йогынтысы бер дә булмыйча калмаган. “Шулай да, яңгыр көтеп, сугаруга бераз соңрак калдык. Бәрәңгенең чәчәк ату фазасына өлгерсәк, күбрәк ота идек”,– ди хуҗалык агрономы Азат Галимуллин.

Механизаторлар Ленар Сибгатов, Таһир Әһлиев “МТЗ” тракторларына тагылган “Гримме” комбайннары белән бәрәңгене казып алуны иртә өлгерешле “Бонус” сортыннан башлаганнар. Сабак чапкыч агрегаты белән иң алдан Фаяз Заһидуллин тракторы бара. “ГАЗ” автомобилен йөртүче Ленар Сәләхиев белән Айрат Галимуллин уңышны Тимершык ындыр табагына ташый. “Гримме” 10 бәрәңге казыгычны алыштырса да, барыбер кул хезмәте сорала. Быел комбайн лентасына бәрәңгегә ияреп менгән кәсләрне кул белән алып торырга Саба аграр көллиятеннән 6 студент килгән.

Уртак тырышлык белән 9 гектарның уңышы җыйнап алынган инде. “Бонус”тан тыш, 71 гектары участокта “Королева Анна”, “Ред Леди” , “Рокко” сортлары да үстерелгән. Берсеннән туңсак, икенчесеннән уңарбыз дигәндәй, гектарыннан уртача 120-130 центнер уңышка өметләнәләр. “Яңгыр яумаса, техника туктап тормаса, 10-15 көнлек эш инде. Менә Таһир Әһлиев тракторындагы комбайнда бераз төзексезлек килеп чыкты. Унбиш көн дип техника ватылу очракларын күздә тотып әйтүем. Эшне никадәр иртәрәк төгәлләсәк, шулкадәр яхшырак”,– ди агроном.

Тимершык амбарында бәрәңгене эрегә-симәнәгә аеру агрегатларын бер атна алдан әзерләп куйганнар иде. Быел вагын да әрәм итмиләр, малларга ашатырга җыялар. Рәлиф Төхбәтуллин, Рәмзия һәм Фәнис Төхбәтуллиннар аларын махсус куелган трактор арбасына атып баралар. Эресенә дә бозыла башлаганнарын кертмәскә кирәк. Әлегә “Гримме” череген яхшысыннан аера “белми”, шуңа кул көче күп сорала. “Әгәр исәпләп карасак, кичә амбарга 27,7 тонна бәрәңге кайтты. Шуның 15,7 тоннасы симәнә, 4 тоннасы эре, калганы вак бәрәңге һәм туфрак. Димәк, 8 тоннасы кул белән аралап алынган. Безгә бу эштә көллият студентлары да булыша”,– ди амбар мөдире Гөлфәндә Гыйлаҗиева.

Тимершыкта быел арка тибындагы бәрәңге саклау склады төзелеп килә. Яңгырга китсә, агрегатларны шунда күчерергә планлаштыралар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев