Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“Мичән”бүлекчәсендә төп көчне терлек азыгы әзерләүгә туплаганнар

Бу көннәрдә районда “Яшел урак” тулы куәтенә бара. Күпчелек хуҗалыклар күпьеллык культураларның туклыклылыгы кимегәнче кыска вакыт аралыгында сенаж салу белән мәшгуль.

 

    “Саба”  җәмгыятенең  “Мичән” бүлекчәсендә  дә районда беренчеләрдән булып терлек азыгы әзерләүгә керештеләр. Тимершык  бригадасы  ягындагы басуда эшкә “Саба”  җәмгыятенең 15кә якын техникасы җәлеп ителгән.  “Ягуар”ларда Хәлил Имамиев, Альберт Зиннәтуллин, “Дҗон-Дир”да Айрат Галимуллин ваклап төяткән  яшел  массаны  Альфред Галәвин, Раил Хәйбриев, Илнур Солтанов, Фидаил Нәҗмиев, Альберт Агелов, Рифнур Сәлахов, Фаяз Солтанов прицеплы “КамАЗ”ларда  Сабадагы “Иген” кооперативы траншеясында ташыйлар. Раил Ногманов, Руслан Фәсхиев, Мәүлетҗан Мөхәммәтҗанов “МТЗ”тракторларына  ГВК агрегатларында ике теземне бер итәләр. Быел люцерна әйбәт үскән, уртача 300 центнер  масса  чыга, шуңа арбалар тиз тула. “Иртәнге  сәгать 6дан кичке  9ларга  кадәр эшлибез. Быел масса күп чыга, шуңа арбалар тиз тула. Ташып  кына өлгер”,– ди Альферд Галәвин. Җитмеш  яшьлек Раил абый да: “Ник тракторның 7нче тизлеге юк  икән”,– дип  яшьләрчә җилкенә.

Хикмәт массада  гына  түгел, беренче планда – терлек азыгының сыйфаты. “Саба” җәмгыяте баш  ветеринария табибы Айрат Шакиров әйтүенчә,  алдагы  көндә чабылган  люцернаның  дымлылыгы иртән 65 процент булган, кичкә таба 54 процентка  төшкән.  “Сенаж  салу өчен  нормага туры  килгән  күрсәткеч. Яшел массаны туратып төягәндә  составында 4 төрле бактерия һәм шулкадәр  үк  күләмдә фермент булган    “Сил-Олл” дигән француз  консерванты  кушыла. Һәр 100 тоннага 250 грамм  исәбеннән  алына. Консервант кирәкмәс  микроорганизмнарның үсешен туктата, азыкның продуктлылыгына  уңай  йогынты  ясала”,– ди белгеч. Отряд 100 гектарда люцернаны җыеп  алган  инде, хәзер  101 гектарлы кырга  күчкәннәр.

 Терлек  азыгының сыйфатыннан тыш, мөмкин кадәр азрак чыгымлы булуы да икътисадый яктан әһәмиятле. Хуҗалыкта   бу мәсьәләгә җитди карыйлар. “Безнең бурыч –  бутонлашу  фазасында чабылган клевердан тиешле дымлылыктагы  яшел  массаны траншеяга  салу. Дөрес технология  сакланса, протеин 24 проценттан югарырак булганда, азыкка кыйммәтле катнаш  азык, жмых, шрот кебек өстәмәләр азрак кушыла, димәк,  үзкыйммәт тә кими”,– дип аңлатты “Мичән” бүлекчәсе җитәкчесе Айзат Шәйхуллин. “Игенче” кооперативына ташылган яшел масса  кышын терлекләргә сыйфатлы, хуш исле  сенаж булып әйләнеп кайтачак. Бер үк вакытта  сенажны “Мичән” бригадасы  траншеяларына  да салу бара. Яңа Мичәнгә якын 130 гектарлы мәйданда үскән  люцернаны  теземнәрдән “Ягуар”  комбайнында Рамил Миннебаев җыйный, Ринат Вәлиев, Дамир Исмәгыйлов, Шәүкәт Зарипов “КамАЗ”ларда ташый. Сыйфат дигәннән,  траншеядәге  яешл массаны тыгызлауның да үз  формуласы бар. “Бер  сәгатіә 60 тонна үлән  кайта дип  алсак, шуны 3кә  бүлгәндә 20 тонна   килеп  чыга. Димәк,  сенажны 1 сәгать дәвамында таптатучы техниканың гомуми  авырлыгы да 20 тонна булырга тиеш. Шушы шарт үтәлгәндә сенаж яхшы пресслана. Мичән траншеясында нәкъ 20 тонна массалы Т-700” һәм “Т-150” тракторлары эшли”,– диде Айзат Шәйхуллин.

   Хуҗалыкта күпьеллык  культуралар 650 гектар мәйдан   били, 3 меңнән  артык эре мөгезле терлеге бар. Бер шартлы терлеккә 35 центнер азык берәмлеге әзерләргә җыеналар. “Иген” кооперативына 1945 тонна  яшел  масса китерелгән. Мичәннең  үзендә 1400 тонна  сенаж салынган. Фотовидеолар сайтта

Фотода Фидаил Нәҗмиев (сулдан), Альберт Агелов, Альфред Галәвин,  Альберт Зәйнуллин.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек  идарәсе мәгълүматларыннан   күренгәнчә, 22 июньгә районда 3918 гектарда күпьеллыклар чабылып, 16631 тонна  сенаж  салынган. Печән 73 тонна тупланган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев