Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Миңгәрнең икенче Әлмәндәре

Театр сәнгатенә Шәүкәт Биктимеровны биргән авылда туып үс тә – артист булмый кара!

Айрат Зиннуров кечкенә чагында  Миңгәр мәктә­бен­дә  биеп, нидер  сөй­лә­­неп   йөргән кешегә  еш игътибар итә торган була.  Ул аны опера  җырчысы  дип  уйлый. Бу  кешенең үзенең авылдашы Шәүкәт абыйсы икәнлеген, аның Миңгәргә кайткач та вакытын роль өйрәнүгә, репетиция  ясауга  багышлаганын белми әле. Әмма   күңеленә театр орлыгы салынып кала. Ул орлык югалмый, әкренләп шытым бирергә бөреләнә. Әнисе Сөембикә апа да театрга бик мөкиббән кеше бит. Сәнгатькә мә­хәб­бәт нәселдән дә  кил­гәч, монда инде тормыш юлы сайлауда икеләнергә  урын  калмый. Айрат театр училищесында армиядән кайткач  уку  турында  хыяллана. Әмма гәүдә авырлыгы җитмәгән егетне  хәрби хезмәткә  алмыйлар гына бит.   Айрат  тракторга утырып  колхозда эшләп тә  чакыруны көтеп  аргач, 1981 елда училищега китә. Шәүкәт абыйсының да булышлыгы тия, әмма укыганда тиешле  килоларны  җыйган авылдашын армиядән генә  алып кала  алмый. Айрат мәшһүр артистка гомер буе рәхмәтле. “Ул  миңа училищеда өйрәнеп бетә алмаган белемне бирде.  Гел очраша идек.  Камал театрына  чакырып,   сөйләргә, сәхнәдә үземне тотарга, сәхнә телен, этюдларны ничек башкарырга  кирәклеген өйрәтте. Ул спектакль персонажлары тормышы белән яшәгәч, синең белән инде бер  күрешкәнен дә хәтерләмәскә,  кулын көненә “ой, ни хәлләрең бар“, дип әллә ничә тапкыр  сузарга  мөм­кин  иде. Андый  чакта артистның   кү­ңел  күзе  кешене күрми икән. Башкарасы  ролеңә бөтен булмышың  бе­лән  кергәндә генә тамашачы  күңелен яулап булганлыгын мин шунда  аңладым”,– ди Айрат. Училищены зенит-ракета гаскәрләрендә хезмәт итеп кайт­кач тәмам­лаган егет Тин­­чурин исемен­дәге театр­да эшли башлый, аннары театр директоры, ба­җа­сы  Рөстәм Га­лиев чакыруы буенча Әлмәткә   күчә. Иң беренче  уңышлы ро­лен “Тимер хатын” спек­таклендә Кучкар әкәне уйнаганда  тудыра.  Унбер бала атасын хатыны ташлап китә.  Шуннан  соң  Кучкар тимер хатын (безнеңчә робот) белән яши башлый.  Әмма хатын-кыз эшенә тимер булып та  чыдый  алмый,  ватыла.   Айрат Кучкар әкәне уйнап, 1990 елда “ир-ат ролен иң оста башкаручы”  артист булып таныла. Айрат Зиннуров “Тиле  яшьлек”тә – Хәниф, “Туй   күлмәгем –  соңгы  бүләгем”дә  – Дамир, “Кыр казлары  артыннан”да – Халит һәм, әлбәттә, Әлмәндәр рольләре белән  Ижау, Самара, Свердловск, Башкортстан якларында гастрольләрдә була. Татарстанда ул театр куймаган  хуҗалык  үзәк­ләре  калмый диярлек. 1991 елда гаилә хәле буенча Сабага  кайткач та, баштанаяк мәдәният тормышына күмелә. Хезмәт коллективларын  сәхнәгә чыгаруда эшләү, төрле чаралар өчен сценарийлар, КВНнар оештыру, “Балкыш” халык театрына режиссерлык итү – болар әле өстән-өстән генә санап  китү. Ул 2018 елда Гөлсинә Галимуллинаның “Ай күл­гә сыенганда” повестен сәхнәләштерде, аны Казанда, Әлмәттә, Әтнәдә, районыбызда 11 тапкыр  куйдылар. Айрат спектакльдә үзе дә Нәҗип бабай  булып уйнап, конкурста “Ир-ат ролен  иң оста башкаручы” исемен  алды.  Былтыр  аңа “Мәдәният өлкәсендәге казанышлары  өчен  медале бирелде. “Артист өчен һәр роль кадерле. Алар еллар үткәч тә онытылмаячак”,– дип уйлыйм ди шушы  көннәрдә 60 яшен билгеләп  үткән  Айрат Мидхәт  улы. Аңа әле яңа  рольләр  белән дә тамашачы күңеленә керергә Ходай бирсен, дип кенә теләргә кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев