Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

ҖӘМИЛ СОЛДАТ КӨНДӘЛЕГЕ. Дәвамы

Батыр сугышчы Җәмил Шәфыйковның куен дәфтәре безне акрынлап Бөек Җиңү көненә якынайта. Озын, дәһшәтле сугыш елларының кайтавазы – әлеге юлларда...

Көндәлек 9 майдан соң да дәвам ителгән. Язуларны тану авыррак, ул латинча язылган һәм күп еллар узганлыктан,  хәрефләр тоныкланган. Шунысы кыйммәтле:  якташыбыз Җәмил Шәфыйков  баш очында туплар яуган вакытта да көндәлек алып барырга үзендә көч таба алган. «Әтиебез бик көчле рухлы, батыр йөрәкле, булдыклы кеше иде. Кызганыч, гомере бик кыска булды,  56 яшендә  авырып бакыйлыкка күчте. Әниебез белән безне – 7 баланы тәрбияләп үстерделәр.  Балаларны бик яратты. Сугыш турында озаклап сөйләшеп утырганын хәтерләмим, бәлки искә төшерәсе килмәгәндер, ул чакта ярамагандыр да. Җитәкче урыннарда эшләгәнлектән, әти кайтып кермәде, ул өйдә вакыт бәйрәм кебек иде. Олы гәүдәле,  йөз-кыяфәткә  бик матур иде.   Бәләкәй чакта әтиебезне ат итеп уйнавыбыз истә калган. Әни белән бик матур яшәделәр, әтинең әнигә хөрмәте бик зур иде. Әни аннан соң 30 ел яшәде. Әни миңа, өлкән балага төп нигезгә эзне суытмагыз,  син нигезне саклаучы булып кал дип, амәнәт әйтеп калдырды. Мин әни әманәте буенча  Чаллы шәһәреннән төп йортыбызга яшәргә кайттым. Әтиебез 9 ел  хәрби хезмәттә булган, армиягә алынып,  шуннан фин сугышына кергән, аннан кайтып әз генә торгач,  сугыш башланган. Бөтен яшьлеген, саулыгын илгә биреп,  дәүләттән бер нинди хөрмәт-ихтирам күрмичә үлеп китүе бик кызганыч.   Сугыштан кайткач та фронтовик дусты, татар язучысы Афзал Шамов белән хат алышты. Бүген дә миндә Афзал Шамовка язып, тапшырылмаган хаты саклана. Авырып китү сәбәпле, хатны төгәлли алмаган. 1969 елның көзендә авырый башлап, ул 1972 елда дөнья куйды. Әтиебез белән бик горурланабыз, рухы шат булсын», – ди Миңгәр авылында яшәүче өлкән кызы Нәкыя.

 Бөек Җиңүнең 73 еллыгы якынлаша. Безнең илебез азатлыгы өчен көрәшкән, башларын салган Җәмил Шәфыйков кебек каһарманнарны  онытырга хакыбыз юк! Аларның батырлыгы,  фидакарьлеге, каһарманлыгы килер буыннарга да зур үрнәк!

06.06.1944. 2ой фронт ачылды. Франциягә десант.

23.06. 1944. Наступление башланды.

28.06. 1944. Немецне куып җитү өчен бара башладык. Бер көнне 40-50 км. барабыз.

04.07. 1944. Березина елгасы аша уздык.

12.07. 1944. Комбат контужен булды.

29.07. 1944. г. Шады. Безне самолеттан атакаладылар. Безгә зарар юк.

02.08. 1944. - 06.08. 1944. без Дубиса елгасы аша чыктык. Мина 2 атны үтерде.

29.08. 1944. Шады шәһәрен уздык. 120 км. ара кичтек. Латвия республикасының Балдоне шәһәрен алдык.

14.08. 1944. Бүген Рига өчен наступления башланды. Мин су аша беренче булып чыктым.

18. 09. 1944. Каты сугышлар бара.

29.09. 1944.  Рига 22 км артта калды.  Башка фронтка күчәбез. Каты сугышлар бара. Көннәр салкынча, яңгырлы.

16.10.1944.  Каты сугышлар бара. Безнең часть дошманның бер бронепоездын өзеп алды. Дошман бик нык каршылык күрсәтте. Ләкин коры юл юк, фәкать су аша гына. Германиягә китә алмый. Безнең самолетлар берөзлексез рәвештә көне-төне бомбага тоталар.

14. 01. 1945. Бүген көн аяз. Безнең самолетлар бик очтылар. Ике яктан да каты атышлар барды.

28.02.1945. Көн яңгырлы. Барлык җирне су басты. Кино карадык. «Комсомольцы». Көн тыныч үтте, төнлә белән немец солдатлары бомбага тоталар. Ләкин зарар юк. Озакламый җиңү хәбәре ишетелеп тора. Мин бүген дежурда идем.

23. 04. 1945. Вильнюс  аша үттек.

24. 04. 1945. Көн җылы, яңгырлы. Юлда барабыз. Польша чигендә.

27. 04. 1945. Бүген «Яблонка» дигән станциядә булып, поляк кызлары концерт куйдылар. Бер сутка тордык.

28. 04. 1945. Көн аяз, җылы. Бүген 280 км.  алга  киттек. Торунь, Бромберг шәһәрләрен уздык.  Бик матур шәһәрләр. Висла елгасы яны.

29. 04. 1945. Көн аяз, җылы. Бүген 150 км. юл киттек.

02. 05. 1945.  Көн яңгырлы. Без ял итәбез.

09. 05. 1945. Мин Штеттин  гаваненда бер тамакта торам. Бүген иртәдән үк  сугыш бетү хәбәрен ишеттек. Икея ктан да бер төрле дә атышлар алып барылмый. Митинг булды, көн бик матур, аяз, җылы. Без су буенда бер шалашта. Бүген бөтен сугышчылар да шат, күңелле.  Ашау әйберләребез күп. Бәйрәм итәбез.

 

Фотода оныкчыгы Әдилә бабасы көндәлеге белән таныша

 

Башы

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев