Милек сагында
Ведомстводан тыш сак системасында эшләүчеләрнең 29 октябрьдә билгеләп үтелүче һөнәри бәйрәмнәре быел бу хезмәткә 70 ел тулуы белән истәлекле.
Билгеле булганча, 1952 елда СССР Эчке эшләр министрлыгы каршында ведомстводан тыш сак хезмәте оештырыла. Милеккә каршы кылына торган җинаятьләрне кисәтү, объектларны саклау системасы барлыкка килә. Сак хезмәте үз эшчәнлеген, башка структуралардан аермалы буларак, юридик һәм физик затлар белән килешүләр төзү нигезендә үз-үзен финанслау шартларында алып бара.
Районнарга килгәндә, аларда сак бүлекчәләре шушы хезмәткә ихтыяҗны исәпкә алып оештырыла. Кайдадыр иртәрәк, кайдадыр соңрак барлыкка килә. Безнең районда сак бүлекчәсе 1964 елда эшен башлый. Хезмәткә район кулланучылар җәмгыяте кибетләре тапшырыла. Чөнки районда сәүдә нокталарына законсыз үтеп керү киң таралган урлашулардан санала. Беренче оештыручысы милиция өлкән лейтенанты Рәшит Гатиятов була. Аны Нурулла Фәйзуллин алыштыра һәм бүлекчәнең эшчәнлек даирәсен киңәйтүгә зур өлеш кертә.
Озак еллар сак хезмәтенә җитәкчелек итүчеләрне барлаганда Шәех Хисмәтов, Айрат Вәлиев, Зөфәр Әхмәтҗанов, Сабур Мәүлетов, Илнур Әхмәтшин, Илдар Гатауллин һәм Илдар Мөхәммәтшинны да искә алу урынлы булыр. Хезмәтнең формалашуы һәм үсеше чорында бүлек тарафыннан саклауга алынган объектлар саны арта бара. 1980 елда “Агропромбанк”ның Саба бүлекчәсендә милиция посты оештырыла. Зур акча белән эш иткән учреждениенең тагын да ышанычлырак сакланышына ирешелә. 1987 елда үзәкләштерелгән күзәтү пунктына тоташтырылган объектларның күбәюе сәбәпле, Шәмәрдәндә мөстәкыйль сак бүлекчәсе (ОВО-2) эшли башлый. Әлеге үзгәрешләргә ул заманның үз таләпләре итеп карарга кирәк. 2000 елда Шәмәрдәндә бүлекчә бетерелеп, үзәкләштерелгән пульт кына кала.
Шулай итеп, районда сак хезмәтенең зарурилыгы 58 еллык эш күрсәткечләре белән расланган. Шушы чорда объектларны сак астына алуны сорап йөзләрчә юридик зат мөрәҗәгать итә. Соңрак хезмәтебездән физик затлар да файдалана. Хәзерге вакытта саклана торган объектлар саны 249га җитте. Быел гына 5 юридик зат безнең белән милек саклауга килкешү төзеде. Моннан тыш 30 шәхси йорт-фатир да сак системасына тоташкан.
Сак хезмәтендә үз вазифаларын яхшы белгән кешеләр эшли. Аттестацияле состав Росгвардия формасын кигән 16 хезмәткәрне берләштерә. Алар төп бурычларын үтәү белән беррәттән, җәмәгать тәртибен һәртөрле бозу очракларына да битараф калмыйлар. Озак еллар эшләүчеләрдән өлкән полицейскийлар Илнар Шәйдуллин белән Айзат Шәймәрданов башкаларга һәрьяктан үрнәк. Чын мәгънәсендә ветераныбыз үзәкләштерелгән сак пульты начальнигы Дамир Сафиуллин вазифасын чирек гасырдан бирле намус белән башкара. Гражданский персоналдан юристыбыз Гөлүсә Димөхәммәтова да клиентлар белән эшләүдә зур тәҗрибә туплаган белгеч. Бухгалтерия хезмәткәрләре килешүләр буенча исәп-хисап операцияләрен вакытында башкара, финанс төгәллеге тәэмин итә. Гомумән, коллективыбыз бердәм, дус тату. Яшьләр дә килеп тора. Быел, мәсәлән, отделение командиры вазифасына Лесхоз егете Альфир Рәхмәтуллинны алдык. Шөкер, сөенеп тәбрикләр хезмәткәрләребез, хөрмәткә лаек ветераннарыбыз бар. Ведомстводан тыш сак тармагы вәкилләренең барысына да эшләрендә уңышлар, сәламәтлек, гаилә бәхете, иминлек телим.
Айдар Галиев,
ведомстводан тыш сак бүлге начальнигы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев